Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратайда Тукайны хөрмәтләделәр (фотолар)

Ул көнне Зәй-Каратай авылында Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры урамда ук яңгырый иде, безне - кунакларны шушы көй каршы алды. Мәдәният йортында әкияти геройлар ниндидер шатлык хисләре белән чыгыш ясарга әзерләнеп йөри. Фойеда Тукай китапларыннан күргәзмә, балалар рәсемнәрен куйганнар. Якты, матур мәдәният йортына халык агыла. Сәхнәдә Тукайның зур портреты эленгән....

Ул көнне Зәй-Каратай авылында Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры урамда ук яңгырый иде, безне - кунакларны шушы көй каршы алды.

Мәдәният йортында әкияти геройлар ниндидер шатлык хисләре белән чыгыш ясарга әзерләнеп йөри. Фойеда Тукай китапларыннан күргәзмә, балалар рәсемнәрен куйганнар. Якты, матур мәдәният йортына халык агыла.
Сәхнәдә Тукайның зур портреты эленгән. Шунда ук балалар ясаган шәҗәрәләр дә куелган. Шагыйрьнең тормыш юлын чагылдырган слайд күрсәтелде. Кичә "Туган тел" җырын барлык халык белән бергә җырлаудан башланып китте. Килгән кунаклар чәчәкләр дә куйды. Миләүшә Идиятова "Тәфтиләү"җырын җырлаганда залдагы халык тып-тын калып тыңлады.Таһир Шәмсуаров Зәй-Каратай авылының зыялы кешеләренә багышлап шигырен сөйләде һәм бу авылны районның филормониясе дип атады. Җырларын да бүләк итте.
Әлмәт шәһәрендә яшәп,"Тамырлар"фонды җитәкчесе Марат әфәнде (Туйкиннар нәселеннән) чыгышында Зәй-Каратайны ярдәмемнән ташламаска тырышырмын, диде. Ул көнне дә рәсем, шигырь бәйгеләрендә җиңгән балаларга бүләкләрен өләште. Шушы авыл кызы Гөлсинә апаның үзе язган матур шигырьләрен тыңладык. Балалар бакчасыннан килгән нәниләрнең чыгышы аеруча кызыклы булды. Бию түгәрәге дә гөрләп эшли икән. Җитәкчеләре Айназ Идиятов. Матур бииләр.
Мәктәптә шигырь язарга оста укучылар күп икән. Алар язган матур шигырьләрен дә укыды, театраль күренеш тә күрсәтеләр.
Зөмәрә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев