Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кунакка килгән, хуҗаны кыйнаган

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре үтерергә омтылуда шикләнгән 25 яшьлек ир-егетне тоткарлыйлар, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы сайты. Хәл болай була: иртәнге өчтә бер ханым полициягә шалтыратып, шәһәрнең Суворов урамында ире кыйналуы турында хәбәр итә. Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре урынга килгәч, айнык булмаган, 40 яшьлек ир-атны күрәләр. Аның алдагы ике...

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре үтерергә омтылуда шикләнгән 25 яшьлек ир-егетне тоткарлыйлар, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы сайты.
Хәл болай була: иртәнге өчтә бер ханым полициягә шалтыратып, шәһәрнең Суворов урамында ире кыйналуы турында хәбәр итә. Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре урынга килгәч, айнык булмаган, 40 яшьлек ир-атны күрәләр. Аның алдагы ике теше сугып төшерелгән, ябык баш мие травмасы алган була. Аны хастаханәгә озаталар. Оператив эзләнү барышында шул ачыклана: теге 40 яшьлек (элек тә хөкем ителгән), туган көннән соң һава алырга дип, баскыч мәйданчыгына чыга, аның белән кунак егет тә чыга. Алар арасында бәхәс, талаш башлана, нәтиҗәдә, 25 яшьлек егет гражданинны кыйнап та ташлый. Ул ерак китеп өлгермәгән була, аны полиция тота, гаебен таный. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: драка