Заман сулышы

Әтисе белән кызы "спайс" саткан

Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәткәрләре Чистайда күпләп "спайс" сату белән шөгыльләнүче 53 яшьлек ир-ат һәм аның 29 яшьлек кызын тоткарлаган. Оператив мәгълүматлар буенча, моңа кадәр геротн сату буенча хөкем ителгән әти кеше кызын да канунсыз бизнеска тартырга булган. Ир-ат үзе дә стажлы наркотик кулланучы. Беренчел фаразлар буенча, җинаять юлы...

Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәткәрләре Чистайда күпләп "спайс" сату белән шөгыльләнүче 53 яшьлек ир-ат һәм аның 29 яшьлек кызын тоткарлаган.
Оператив мәгълүматлар буенча, моңа кадәр геротн сату буенча хөкем ителгән әти кеше кызын да канунсыз бизнеска тартырга булган. Ир-ат үзе дә стажлы наркотик кулланучы. Беренчел фаразлар буенча, җинаять юлы белән кергән табышны алар йорт салу һәм кыйммәтле чит ил машиналары сатып алу өчен тоткан.
Тарту катнашмасын алар икесе бергә әзерләгән. Аннары даими клиентларына күмәртәләп сатканнар.
Оператив-эзләү операциясе барышында "эшкуар" гаиләнең 2 даими клиенты да тоткарланган.
Эзләү барышында ир-атның фатирында 1600, ә кыз яшәгән фатирда 300 мәртәбә тарту өчен әзерләнгән тарту катнашмасы табылган.
Әти кеше кулга алынган. Ә аның кызы беркая да китмәү шарты белән әлегә иреккә чыгарылган. Җинаять эше кузгатылган. Әти белән кызның икесенә бергә 40 елга иректән мәхрүм итү срогы яный.
http://intertat.ru/tt/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: спайс
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: