Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Тукай – яраткан шагыйребез

Зәңгәр күктә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае - апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Тукай өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйрьләренең берсе. Г.Тукай 1886 елның 26 нчы апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала. Күп авырлыклар кичерә. Аның бала чагы төрле кешеләр кулында...

Зәңгәр күктә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае - апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Тукай өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйрьләренең берсе.


Г.Тукай 1886 елның 26 нчы апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала. Күп авырлыклар кичерә. Аның бала чагы төрле кешеләр кулында үтә. Ул сәләтле, тырыш була. Мәдрәсәдә генә түгел, рус башлангыч мәктәбендә дә укый. Рус, иран, төрек, гарәп телләрен өйрәнә. Тукай Крылов, Пушкин, Лермонтов, Некрасов һәм башка рус шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Ул туган телгә ихтирам белән карый, аның гүзәллегенә дан җырлый. Илдар Юзеев болай ди: "Сәнгатебез күкләрендә кояшыбыз, аебыз бар - Җиһанга күренерлек, кадерле Тукаебыз!" Чыннан да, шулай. Тукай әсәрләре 32 халык теленә тәрҗемә ителгән. Шагыйрьнең әсәрләре буенча композитор Ф.Яруллин "Шүрәле", Ә.Бакиров "Алтын тарак", Р.Гобәйдуллин "Кисекбаш" балетларын иҗат иттеләр. Татар дәүләт филармониясе, язучылар клубы Тукай исемен йөртә. Казанда шагыйрь исемендәге урам, республикабызда Тукай исемендәге район һәм колхозлар бар. Татар культурасы, әдәбият, сәнгать өлкәсендә ирешкән зур уңышлары өчен язучыларга, композиторларга, артистларга, рәссамнарга Тукай премиясе бирелә. Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында Куйбышев мәйданында Г.Тукайга һәйкәл куелган.

Казанда, Арчаның яңа Кырлай авылында Тукайга багышланган музейлар бар. Халык күңелендә ул мәңге саклана. Г.Тукай балалар өчен шигырьләр, җырлар, әкиятләр, табышмаклар, мәсәлләр дә язган. Ул үзенең әсәрләрендә балаларны тырышып эшләргә, акыллы, белемле булырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев