Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Керкәле авылы яшьләре җырлы-биюле уеннар уйный

Татар халкында жырлы - биюле, күнелле уеннар бик күп.

Элек ул уеннарны аулак өйләрдш, кичке уеннарда уйнаганнар. Шул уеннар вакытында яшьлэр танышканнар, үзләренә ошаган парларын сайлаганнар, шулай парлашканнар. Менә шул уеннарның берсе "Капкалы" уены.

Керкәле мәдәният йортында яшьләр әлеге уенны уйнап, конкурста катнаштылар. Аны видеога төшереп, "Уен фест" конкурсына җибәрделәр.

 Уенчылар түгәрәккә тезелеп, парлашып, капка ясап басалар. Уртада бер пар кала. Көй башлануга уртадагы пар үзлэре сайлаган капкага керәләр, алар белән алмашкан пар башка капкага юнәлә. Көй туктаганда уртада калган парга җәза бирелә. Җәзаны барысы бергә сайлыйлар, ул төрле булырга мөмкин: жыр, бию, шигырь сөйләү һәм башкалар. Уен бик күнелле һәм мавыктыргыч, дип хәбәр итә Керкәле мәдәният йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев