Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы китапханәсе үзенә кунакка укытучыларны чакырды

Укытучы - иң борынгы һөнәрләрнең берсе буларак, ул бүгенге көнгә кадәр кирәкле булып кала.

Укытучы һәм Остазлар елы уңаеннан Түбән Чыршылы авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре катнашында «Укытучы китап битларендә» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Бу хакта китапханәдән язалар. Китапханәче Рәисә Сафина килгән кунакларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чарада катнашучылар «Призвание, ставшее судьбой» дип аталган китапка кергән Зиннуровлар династиясе вәкиле, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Шәрифуллина Энҗе Шамил кызын зур кызыксыну белән тыңладылар.

«Могҗизалар кыры» дип аталган уенда кунаклар үзләренең белемнәре, зирәклекләре буенча көч сынаштылар. Биремдәге кызыклы сорауларга җавап эзләгән арада үзләре турында сөйләп алдылар.

Кичә Гүзәлия Ганиева, Рушания Гарифуллина һәм күмәк җырлар белән үрелеп барды.

Соңыннан чәй табыны янында  яшь чакларны искә төшереп, хатирәләр белән уртаклаштылар. Кабат шундый кичәләрдә очрашырга насыйп булсын дигән теләктә калдылар.


фотолар: Түбән Чыршылы китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев