Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы мәдәният йортында өч авыл укытучылары Сәламәтлек аланында очрашты

Түбән Чыршылы мәдәният йортында, Укытучы һәм остазлар елы уңаеннан, өч авыл укытучыларының очрашуы булды.

Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә. 

Куакбаш, Түбән Чыршылы, Федотовка авылыннан килгән укытучылар, лаеклы ялда булган ветеран укытучылар Сәламәтлек аланында ял иттеләр, көч сынаштылар, файдалы киңәшләр тыңладылар.

"Лениногорск Мәгариф идарәсенең  ветераннар советы рәисе Люция Владимир кызы тәкъдиме белән оештырылган кичә һәркемнең күңелендә озак сакланыр. Бу кичәдә Түбән ЧЫршылы мәктәбеннән  бер төркем укытучыларыбыз да катнашты. Физкультура укытучысы Әнисә Бинарис кызы әлеге чараны алып баручы һәм төзүчесе дә булды.

Өч авыл укытучыларыннан торган катнаш командалар составында төрле спорт ярышларында көч сынаштылар, мөмкинлекләреннән чыгып, ГТО нормативлары да тапшырып карадылар. Укытучы ничә яшьтә булмасын, хәрәкәтчән, тормышны, аралашуны яратучы,заман белән бергә атлаучы шәхес булып кала белә. Без моңа чара барышында тагы бер кат инандык", - дип хәбәр итә мәктәп сайты. 

фотолар: мәктәп сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев