Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Лениногорск районы укучылары яза

Шөгер мәктәбе укучылары иҗаты Ана мәхәббәте Бары ана мәхәббәте генә Көч бирәдер безгә яшәргә, Аның өчен син һәрвакыт бала Йөрәгендә аның син генә. Дәрәҗә, байлык өчен түгел, Син кадерле аңа ничек тә. Иң яхшысын баласына бирә Үзе сират күперен кичеп тә. Эльмира Вәлиева, IX сыйныф укучысы Әни бәйрәме Колагымда чыңлап...

Шөгер мәктәбе укучылары иҗаты

Ана мәхәббәте
Бары ана мәхәббәте генә
Көч бирәдер безгә яшәргә,
Аның өчен син һәрвакыт бала
Йөрәгендә аның син генә.
Дәрәҗә, байлык өчен түгел,
Син кадерле аңа ничек тә.
Иң яхшысын баласына бирә
Үзе сират күперен кичеп тә.
Эльмира Вәлиева, IX сыйныф укучысы
Әни бәйрәме
Колагымда чыңлап тора,
Бишек җыры-моңлы көй.
Бүген әниемнең көне -
Шатлык белән тулган өй.
Язгы мизгел биләп алгач,
Мартның зәңгәрсу күген.
Кояш та бәйрәм ярата:
Елмаеп тора бүген!
Адилә ХӘйрова, IV «Б» сыйныфы укучысы
Якын дустым да
Әни - дөньяда иң кадерле кеше. Минем әнием дә дөньяда иң якын кешем.
Аның исеме Илмира. Ул кара күзле, кыска кара чәчле. Әнием ашарга пешерергә ярата. Безнең табында һәрвакыт тәмле ризыклар бар. Әнием мине карый, шуңа күрә мин гел чиста-пөхтә йөрим. Әнием Шөгер авылында "Шифа" кибетендә кассир булып эшли.
Әнием миңа бу дөньяны бүләк итте. Мин аны бик яратам, хөрмәт итәм. Аңа исәнлек-саулык, эшендә зур уңышлар телим.
Элина Сөләйманова, II «Б» сыйныфы укучысы
Әниләрне шатландырырга кирәк
Кечкенә чагымда төн йокысын калдырып, мине кем караган? Әнием. Елаганда кочагына алып кем юаткан? Әнием. Минем өчен кайгыртучы әнием булу - нинди бәхет ул! Ул Керкәле авылында балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, балаларны бик ярата. Эшендә дә гел балалар арасында булуга карамастан, миңа һәм сеңелемә вакытын жәлләми. Без куанганда куана, кайгырганда юата. Без авырганда, безне дәвалый, иркәли. Тәмле ашлары белән гаиләбезне hәрвакыт сыйлый. Әни безнең гел шат күңелле,ачык чырайлы.
Мин әниемне бик яратам. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Мин шулай эшләп әниемне бәхетле итәргә тырышам.
Айдар Ялаков, II «Б» сыйныфы укучысы
Назлап йоклата, иркәләп уята
Менә бүген иртә белән йокыдан уяндым да күзләремне ачтым. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Миңа бик рәхәт һәм шул вакытта үзем дә сизмәстән, "әни" дип эндәштем.
Минем әнием Руфия Халик кызы Мөэмин-Каратай авылында алтынчы бала булып дөньяга килә. Хәзер әтием Ринат, ике абыем Руслан һәм Айрат белән Шөгер авылында яшибез. Минем әнием "Бәкер" шифаханәсендә хезмәт итә. Аны эшендә бик яраталар.
Әни безне бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле - тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" дип сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар!
Ясминә Нуриева, II «Б» сыйныфы укучысы
Әбием!
Минем өчен кадерле булган кеше - Алсу әбием (әниемнең әнисе ул) турында сөйлисем килә. Әбием кече яшьтән үк эшне сөйгән. Әбием Алсу Зиевна - 40 ел Шөгер хастахәнәсендә терапевт булып хезмәт иткән. Ул үз һөнәрен бик яратып, тапшырган вазифасын намус белән башкарган, күп кешеләрне дәвалаган.
Мин аны бик яратам. Ул дөньяда иң яхшы, иң ягымлы, киң күңелле әби. Әбием тәрәзә төбен тутырып, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә. Ул безне һәркөнне якты йөзе, тәмле ризыклары белән сыйлый, файдалы киңәшләрен бирә.
Хәзерге вакытта әбием лаеклы ялда. Ул бар көчен оныкларын тәрбияләүгә куя. Мин әбиемә кояш гомере, саулык-сәламәтлек, тыныч картлык телим.
Рәсим Гафиятуллин, II «Б» сыйныфы укучысы
Түбән Чыршылы мәктәбенең III сыйныф укучылары яза
Өебезнең яме
Дөньядагы иң ягымлы, иң уңган кеше - ул минем әнием! Өебезгә ямь бирүче, шатлык өләшүче дә ул. Аның бер белмәгән эше юк. Ул тәмле пешерә, матур гөлләр үстерә, җылы оекбашлар бәйләргә дә бик оста. Алар әти белән икесе дә бик ярдәмчел. Әниемнең зәңгәр күзләре, кара чәчләре үзенә бик килешеп тора. Мин әтием белән әниемне бик яратам.
Алия Камалетдинова
Иң кадерле кешем
Әни - баласы өчен иң кадерле кеше. Чөнки ул аңа якты дөньяны бүләк итә, үстерә, тәрбияли. Минем әниемнең исеме Венера. Ул бик тыйнак һәм сабыр. Мәктәптә информатика фәнен укыта. Әниемнең эшләмәгән эше юк: бәйли, чигә, тәмле ашлар пешерә. Без дә аңардан күреп эшкә өйрәнәбез. Мәктәптә "5"ле һәм "4"ле билгеләренә генә укып, әти-әниебезне сөендерергә тырышабыз. Мин әниемә исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет - шатлыклар гына телим.
Гүзәл Вафина
Өч кызның әнисе
Минем әнием Фәния исемле. Ул авылда почтада эшли. Эштән кайткач, буш вакытларын безгә - өч кызына багышлый. Әнием бик уңган һәм безне дә күп һөнәргә өйрәтә. Иртән әнием мине иркәләп уята, ә кичен әкият укып йоклата.
Мин сине шундый яратам,
Син бит миңа бик кирәк.
Бер кешем юк бу дөньяда,
Синнән дә кадерлерәк.
Регина Әхмәдиева
Рәхмәт сиңа!
Минем әнием Әнисә исемле. Ул миңа төрле әкиятләр укый, аннан шуны миннән сөйләтә. Шул вакытта мин әкият эчендә "йөргән" кебек булам, һәм йокыга киткәнемне сизми дә калам. Әниемнең ягымлы тавышы бөтен борчуларымны оныттыра. Рәхмәт сиңа, әнием!
Айдар Хафизов
Сөйкемле кешем
Минем әнием Зөлфия, дөньядагы иң сөйкемле, иң чибәр кешеләрнең берседер. Ул Түбән Чыршылы авылында туган. Мәктәпне бетергәч, Лениногорск шәһәрендә тегү фабрикасында эшләгән. Ә хәзер шифаханәдә эшли, авыруларга ярдәм итә. Мине дә төрле эшкә өйрәтеп үстерә, әбиемә дә олы ярдәмче. Кичләрен дәресләрне дә бергә карыйбыз. Мин әниемне бик яратам, аның сүзен тыңлыйм, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам.
Зилә Галләмова
11 нче гимназия укучылары - әниләр турында
Елак кыз
(әкият)
Борын-борын заманда, әле кошлар да сайрамаган вакытта, яшәгән ди, булган ди бер әни. Аның кечкенә кызы булган. Бу кыз бик елак икән. Әнисен яныннан да җибәрмәгән. Әнисе аңа уенчык биреп карый, алмый икән. Күтәреп тә йөргән, сикерткән дә,ә кыз һаман елый да елый, ди. Беркөнне өйләренә Тылсымчы килгән. Ул кызның әнисенә: " Син бишек җыры җырлап кара әле"- дигән.
Ул киткәч, йокларга ятканда әнисе кызына әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү дип җырлаган. Аның тавышы шундый матур булган. Кошлар моны ишеткәннәр дә сайрый башлаганнар, ди. Ә елак кыз елавыннан туктаган, ди. Менә нинди сихри көчкә ия икән кадерле әниләребезнең моңлы тавышлары.
Алинә Мостафина, III "А" сыйныф
Әнием
Минем әни бик уңган,
Аның куллары алтын.
Бөтен эштә өлгер ул,
Безнең өчен үрнәк ул.
Баллы бавырсакларыннан
Минем телем йотыла.
Ә кочагына безне алса,
Күзләр йокыга тала.
Авырмыйча озак яшә,
Әни, сине яратам,
Мин дә сине кадерләрмен,
Онытмамын һичкайчан.
Рүзәл Ситдиков, III "А" сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март