Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Киев татарларының “Талир” ансамбле

Киев шәһәрендәге "Татар йорты"ның зур ишек алдына биредә яшәүче татарлар бик еш җыела. Алар анда үзара аралашу, киңәшләшү, татар җырларын тыңлау өчен очрашуга килә. Моннан 20 ел элек, бары үзләре өчен, телебезне онытмас өчен җырлый башлый Татарстанның төрле районнарыннан килгән Гүзәл, Әлфия, Тәнзилә исемле кызлар. Киевта яшәүче татарларны барлап -...

Киев шәһәрендәге "Татар йорты"ның зур ишек алдына биредә яшәүче татарлар бик еш җыела. Алар анда үзара аралашу, киңәшләшү, татар җырларын тыңлау өчен очрашуга килә.


Моннан 20 ел элек, бары үзләре өчен, телебезне онытмас өчен җырлый башлый Татарстанның төрле районнарыннан килгән Гүзәл, Әлфия, Тәнзилә исемле кызлар. Киевта яшәүче татарларны барлап - табып, музыкаль белеме булган Әлфия йортында беренче очрашуны оештыралар. Өлкәнрәк яшьтәге татарларның "Шатлык" исемле ансамбль җитәкчесе Элеонора Мансурова - Киев консерваториясе профессоры аларга татар җыр текстлары таба, беренче чыгышларын тыңлап карый.
Аннан Диләрә, Әдилә, Алинә, Альбина, Фәйрүзә исемле кызлар килеп кушыла. Беренче зур чыгышлары Киевның зур концертлар залында була. "Ай былбылым" җырыннан соң залдагы тамашачылар аларны аягүрә басып алкышлый. Бу көн "Талир" ансамбленең туган көне дип билгеләнә. Коллективка "Талир" исемен, оештыручы, бөтен мәшәкатьләрне үз өстенә алып, хәзер дә кызларны рухландырып яшәүче Тәнзилә Солтанова таба. Полтава, Житомир һәм башка шәһәрләрдә яшәүче татарларга күп тапкыр татар моңын бүләк итә алар. "Талир" Габдулла Тукай исемендәге "Татар әдәбияты һәм мәдәнияты" җәмгыятендә иң актив иҗат итүче ансамбль. Һәр елны Муса Җәлил, Габдулла Тукайның туган көннәрен зурлап үткәрәләр. Шул рәвешле аларга бик күп башка милләттәшләр кушыла.
Бервакыт Киевның төрле районнарыннан килгән татарлар "Татар йорты"ндагы кечкенә генә бер залга сыймый башлый. 2005 елның гыйнварында Киев татар диаспорасы Украинага эш визиты буенча килгән, ул чактагы Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очраша. Кысан бүлмәләрне күргәч ул аптырап кала. Телне, моңны саклап калырга тырышкан "Талир", "Шатлык" җырчыларын, төрле түгәрәк җитәкчеләренә: "Татарларым! Сезгә бөтен уңайлыклары булган иҗат йорты кирәк. Мин вәгъдә бирәм, ләкин 7-8 ай көтәргә туры килер", - ди. Вәгъдәсендә тора ул. Өч ай дигәндә, Сирия олигархы салдырган өч катлы йорт Киев татарлары карамагына күчә. Инде менә ун ел Киев татарлары өчен бу йорт - Татарстан бүләге буларак гел үзенә чакырып тора.
"Талир" ансамбле турында тулырак "Заман сулышы" газетының 63 нче номер саныннан укый аласыз
Мәдинә Сафиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ансамбль ансамбль Талир