Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

"Мәдәният дөньясында" тапшыруы да ябыла

ТНВ каналында бер-бер артлы тапшырулар ябыла. "Яшьләр Онлайн" ябылуы турында хәбәр булган иде. Инде 7 елдан артык чыгып килгән "Мәдәният дөньясында" тапшыруының бүген соңгы чыгарылышын күрәчәкбез. Бу хәбәрне тапшыруның алып баручысы Гүзәл Сәгыйтова җиткерде. Алга таба ул "Ком сәгате" дигән яңа тапшыруда редактор булып эшләячәк. "Тормышның бу этабына нокта куярга...

ТНВ каналында бер-бер артлы тапшырулар ябыла. "Яшьләр Онлайн" ябылуы турында хәбәр булган иде. Инде 7 елдан артык чыгып килгән "Мәдәният дөньясында" тапшыруының бүген соңгы чыгарылышын күрәчәкбез.
Бу хәбәрне тапшыруның алып баручысы Гүзәл Сәгыйтова җиткерде. Алга таба ул "Ком сәгате" дигән яңа тапшыруда редактор булып эшләячәк.
"Тормышның бу этабына нокта куярга вакыт җитте. Хәерлесе! Тапшыруга ребрендинг кирәклеге күптән билгеле иде. Ләкин аның бөтенләй ябылуы, яңа сезонда сәнгать-әдәбиятка багышланган тапшыруның булмавы - бик үк дөрес түгел. Мәдәниятне болай да өченче сортлы өлкә итеп тәкъдим иткән, телгә кабат куркыныч янаган заманда милли каналыбызда мәдәни тапшырулар берничә булырга тиеш! Алар жанры буенча да, өслүбе буенча да төрле булсын! Безнең мәдәният зур, һәрбер өлкә аерым игътибарга лаек! ТНВ каналында бу вакытлыча күренештер, дигән ышанычта, алып баручы буларак, саубуллашам..." - ди Гүзәл.
Чыганак: http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният дөньясында