Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Радик МОГЫЙНОВ: “Сыйфатлы продукция җитештерү – төп максат ”

Икмәк пешерү кәсебе белән шөгыльләнүчеләр шәһәрдә байтак. Шундыйларның берсе - Радик Габделхәй улы Могыйнов җитәкчелегендә "Колос" һәм "Росток" җәмгыятьләре. Эшчәнлекләре белән якыннан танышу максатыннан, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем. Әңгәмәдәш: Ләйсән Билалова - Радик Габделхәевич, төп эшегез - шәһәр һәм район халкын икмәк белән тәэмин итү. Әмма, моннан тыш,...


Икмәк пешерү кәсебе белән шөгыльләнүчеләр шәһәрдә байтак. Шундыйларның берсе - Радик Габделхәй улы Могыйнов җитәкчелегендә "Колос" һәм "Росток" җәмгыятьләре. Эшчәнлекләре белән якыннан танышу максатыннан, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.


Әңгәмәдәш: Ләйсән Билалова

- Радик Габделхәевич, төп эшегез - шәһәр һәм район халкын икмәк белән тәэмин итү. Әмма, моннан тыш, еш кына шәһәр һәм райондагы кибет киштәләрендә "Росток" һәм "Колос"ның башка төр продукциясен очратырга туры килә. Эшчәнлегегезгә киңрәк тукталсагыз иде...

- Эшчәнлегебез, чыннан да, киң кырлы. Заводта икмәк пешерү белән генә чикләнеп калмыйча, башка төр продукция дә чыгарабыз. Ассортиментыбызны - тортлар, бавырсак, чәк-чәк, токмач, пилмән, мантый, хинкали, котлет һәм башка ит ризыклары тулыландыра. Быелның гыйнварында заводка куәте аена 50 тонна булган токмач җитештерү линиясе сатып алдык. Әлегә, конкурентлар күп булу сәбәпле, токмачны аена бары 5 тонна гына җитештерәбез, әмма шулай да, җитештерү күләмен арттырачагыбызга шигебез юк.

- Ул кайда реализацияләнә инде?

- Нигездә, үзебезнең токмачны шәһәр һәм район кибетләренә җибәрәбез, бер өлеше Казанга китә.

Яңа линия турында сүз киткәч, тагын берсе турында әйтеп үтәсе килә. Узган ел "Кукурузные палочки" татлы тәм-том җитештерүче линия сатып алдык. Аның продукциясе шулай ук шәһәр кибетләренә озатыла. 2011 елда "Росток" җәмгыятенең кондитер цехлары каршында өстәмә рәвештә фирма кибетләре ачтык. Адреслары - Ленинград урамы, 39 нчы йорт, Вахитов урамы, 10 (Автостанция), Чайковский урамы, 45 («Шифа» кибете). Анда, фәкать үзебезнең продукция генә сатыла.

- Кондитер эшләнмәләрдән нәрсәләр җитештерелә?

- Монда да ассортимент гаять киң. Өч дистәдән артык төрдә торт, гомумән алганда, кондитер цехында 200 төр тәм-том пешерәбез.

- Җәмгыятьләр дә икәү, кибетләр дә ачтык дисез, штатыгыз ничә кешене берләштерә соң?

- "Колос"та - 60, "Росток" җәмгыятендә 50 ләп кеше хезмәт итә. Коллектив үзара дус-тату мөнәсәбәттә. Элегрәк кадрларның алышынуы еш күзәтелгән булса, хәзер эшчеләр хезмәт хакына да, эш шартларына да канәгать булып эшли.

- Киләчәккә планнарыгыз да бардыр. Бүлешсәгез иде...

- Киләчәктә производствоны модернизацияләргә планлаштырабыз. Хәзерге вакытта чит ил җитештерүчеләре җиһазлары сатып алу өчен кредит рәсмиләштерү белән шөгыльләнәбез. Заводка камыр басу һәм печенье пешерү машиналары кирәк.

Транспортка игътибар - зурдан. Эшебезне башкару турыдан-туры транспортка бәйле булгач, аның төзек булуы шарт. Шуңа да транспортны ел саен яңартабыз. Продукцияне шәһәр һәм район территориясенә генә түгел, Әлмәт, Баулы, Азнакай, Бөгелмәгә дә озатабыз. Көн саен рейска 11 берәмлек машина чыга.

Йомгаклап, шуны әйтәсем килә, "Колос" һәм "Росток" җәмгыятьләренең төп бурычы - кулланучыны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү. Аларны әзерләү өчен югары сыйфатлы чимал һәм артезиан суын кулланабыз. Безнең эш барышын шәһәрнең санитар-эпидемиологик станциясе һәрдаим күзәтүдә тота. Шунлыктан, үз продукциябез өчен тулысынча җавап тотабыз һәм аның сыйфатлы булуына 100 процент гарантия бирә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев