Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Лениногорск хуҗабикәләре, кәбестә тозладыгызмы әле?

Гөлүсә Рәхматуллинаның кәбестә тозлау рецептын кулланып, сез дә тозлап карагыз әле

Моннан да тәмле кәбестәне әле ашап караганым юк! Ялган түгел, сер түгел, ясап карагыз әле, аннары комментариядә җавабыгызны калдырырсыз!

3 литрлы банкага:
- 3-4 тырнак сарымсак,
- 6-7 шт түгәрәк кара борыч,
- 2-3 кәнәфер,
- 3 уртача зурлыктагы кишер,
- 1-2 лавр яфрагы ,
- зур- зур кисәкләргә кискәләп кәбестә тутырырга.
Аннан өстенә кайнар су коерга. 10 минут тотабызда. Суны түгәбез. Ул арада рассол әзерләргә, аның өчен
- 1,5 литр су
- 2 аш кашыгы тоз
- 4 аш кашыгы шикәр комы
- 0,5 стакан 9% да уксус кирәк.
Уксус салмыйча гына рассолны кайнатып чыгарырга, кайнап чыккач уксус салырга, бер болгатып алгач банкага коярга. 1-2 көн дигәндә тозланган кәбестә әзер! 

Фото: vk.com

чыганак:http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев