Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Антиваксерлар ни өчен прививкага каршы чыгыш ясый?

Бүген хакимият вәкилләре балаларны вакциналау темасына сак карый. Тәкъдим бар, әмма беркемне дә мәҗбүриләмиләр. Киресенчә, бөтен җирдә дә ата-аналар бу мәсьәләдә үзләре карар кабул итәргә тиеш, диелә. Чиновниклар да, табиблар да «тиз генә йөгереп барып вакциналанырга" үгетләми.

Әмма сизелерлек пропаганда икенче яктан күзәтелә — вакциналауга каршы. Антиваксерлар аны социаль челтәрләрдә актив рәвештә алып бара. Нигә? Кемнәр алар һәм ни өчен моны эшлиләр?

Вакциналануга каршы язмаларны укыгач, моны язучылар белән кемдер, ә бәлки, ниндидер үзәк идарә итә кебек тоела. Хәтта моның өчен яхшы түлиләрдер дә дигән уй килә. Чөнки аек фикерли белгән кеше үз теләге белән бушлай мондый сүзләрне язмас кебек... Гамәлдә, антиваксерлар бик күп кебек тоела. Ләкин мондый хәбәрләрнең фейк-аккаунтлардан таратылуы исбат ителгән инде.

Сәламәтлеккә, балалар иминлегенә кагылган сораулар турында тәҗрибәле белгечләр фикеренә колак салу дөресрәк. Бу уңайдан әлеге мәсьәлә буенча Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсенең баш табибы Азат Мөхәммәтҗановка мөрәҗәгать иттек.

— “Антипрививочниклар” — вакциналануның нәтиҗәлелеген, хәвефсезлеген һәм дөреслеген инкарь итүче кешеләр. Кагыйдә буларак, алар ялган медицина хезмәтләрен — төрле “БАД”ларны, "халык дәва чараларын" пропагандалый, ә аларны куллану нәтиҗәлелеге фәнни мәгълүматлар белән расланмый. Шул ук вакытта вакциналануның нәтиҗәлелеге һәм хәвефсезлеге исбатланган фәнни базага ия. COVID-19га каршы вакциналар хакында дезинформация прививкага каршы чыгыш ясаучыларның кызамык, дифтерия, полиомиелиттан вакциналарга кагылышлы иске мифларын төгәл кабатлый. Бу мифлар яңа вакциналарга яраклаштырылып үзгәртелгән генә.

Вакциналануга ачыктан-ачык каршы булмаган, әмма аңа сагаеп караучы гражданнар да бар. Мондый кешеләр еш кына вакцина аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясар, бу препаратлар җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән әле, дип борчыла. Әмма вирусның хәвефе вакциналанудан соң булган җиңелчә билгеләрдән күпкә югарырак, — диде тәҗрибәле табиб.

Без ковид белән инде өченче ел яшибез. Бу вакыт эчендә күпләр инфекцияне бер тапкыр, кемдер берничә тапкыр үткәрде, күпләр савыкты, кемдер савыга алмады...

“Мин үткән елның октябрендә коронавирусны бик авыр кичердем. Савыга алмасмын кебек тоела башлаган иде инде, Зубоводагы госпиталь табиблары якты дөньяга кайтарды, — ди Кушнаренко районыннан 71 яшьлек Наҗия ханым. — Прививка ясатмадым. Авылда берүзем яшим, эшкә йөрмим, кемнән йоксын инде миңа, дип уйладым. Ләкин юк-юк та кибеткә барырга, кем беләндер аралашырга туры килә. Инфекция кинәт аяктан екты. Үпкәләрнең 50 проценты зарарлануы ачыкланды. Госпитальдә ятканда шундый авыр хәлдәгеләрнең минем кебек прививка ясатмаган икәнен белдем...”

Саный китсәң, мондый мисаллар җитәрлек. Әле күпләр “омикрон”ны җиңелчә яисә бөтенләй билгеләрсез үткәрә. Ә алар — нәкъ менә прививка ясаткан кешеләр!

Тик шунысы хафага сала: ковид балаларга, үсмерләргә ныклап һөҗүм итә башлады. Аларны ничек сакларга? Тәҗрибәле белгечләрнең, авыруны үз башыннан кичергәннәрнең фикерләреннән чыгып, нәтиҗәне үзегез ясагыз...

Автор:Ләйсән Якупова

https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-02-16/tiem-kiya-g-chyktym-2695317

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка дети и коронавирус антиваксеры прививка детям