Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск спортчылары II урын алып кайтты

Түбән Тагилда үткән чаңгыда трамплиннан сикерү буенча финал ярышларыннан безнекеләр икенче урын алып кайтты. Ул - Россия укучыларының кышкы спартакиадасының йомгаклау стартлары иде һәм 1998 - 2000 елгы егетләр, кызлар арасында барды. Россия Федерациясенең 15 субъектыннан 80 спортчы катнашты. Безнең "Олимпия резервы" спорт мәктәбеннән биш яшүсмер егет һәм бер кыз...

Түбән Тагилда үткән чаңгыда трамплиннан сикерү буенча финал ярышларыннан безнекеләр икенче урын алып кайтты.


Ул - Россия укучыларының кышкы спартакиадасының йомгаклау стартлары иде һәм 1998 - 2000 елгы егетләр, кызлар арасында барды. Россия Федерациясенең 15 субъектыннан 80 спортчы катнашты.
Безнең "Олимпия резервы" спорт мәктәбеннән биш яшүсмер егет һәм бер кыз республика данын яклады. Шәхси ярышларда Максим Сергеев (8 нче мәктәп) җиденче урын алды, команда ярышында безнекеләр - икенче. Ул Максим Сергеев, Александр Логинов (8 нче мәктәп), Нияз Галиев (8 нче мәктәп), Виталий Багманов (политехник колледж)тан торды һәм унөч команда белән көч сынашты. Безнекеләр Мәскәү өлкәсе спортчыларыннан гына калышты.
Ярышларның тагын бер үзенчәлеге: Россия Федерациясенең спорт министрлыгы боерыгы буенча баш судья итеп безнең "Олимпия резервы" спорт мәктәбе директоры Андрей Федорук билгеләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт

2
X