Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар футбол уйнады

Шушы көннәрдә Геофизика поселогындагы 13 нче мәктәпнең футбол кырында гадәти булмаган уен үтте. Җирле вәкаләтле органнарга депутатлыкка кандидатлар командасы сайлаучылар белән футбол уйнады. 1 июньгәчә барлык авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә партия эчендә алдан тавыш бирү - праймериз узган иде. Ул республиканың барлык районнарында үтеп, аның тәмамлануын "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы...

Шушы көннәрдә Геофизика поселогындагы 13 нче мәктәпнең футбол кырында гадәти булмаган уен үтте.



Җирле вәкаләтле органнарга депутатлыкка кандидатлар командасы сайлаучылар белән футбол уйнады. 1 июньгәчә барлык авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә партия эчендә алдан тавыш бирү - праймериз узган иде. Ул республиканың барлык районнарында үтеп, аның тәмамлануын "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы региональ бүлекчәсе футбол матчлары - "Прайм-лига 2015" үткәреп билгеләп үтәргә булган. Үткәрү көне итеп 12 июнь - Россия көне билгеләнгәнде.


Көне салкын һәм җилле иде, ләкин ул иптәшләрчә уенга җыелганнарны куркытмады, кыздырып кына җибәрде. Уенчылар арасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов та бар иде. Ул уенчыларны һәм карарга җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, намуслы уен теләде. Унбишәр минутлык ике тайм уйнадылар. Ахырдан уеннарның баш судьясы Марат Әхмәтҗанов:
- Уен бик мавыктыргыч булды. Шактый көчле уенчылар булуы да күзгә ташланды. Аннан әлеге мәктәп янындагы футбол кыры да бик уңайлы, - диде.


Ахырдан 8:3 исәбе белән дуслык җиңде, дип белдерделәр. Район башлыгы җиңүче командага кубок, шулай ук уенда катнашкан һәркемгә диплом тапшырды. Әйтергә кирәк, уен республика программасы белән төзелгән универсаль кырда үтте. Бу бердән-бер кыр түгел, былтыр шәһәрдәге берничә мәктәп янында барлыкка килде алар. Футбол ярышы тәмамланганнан соң да урынны мәктәп укучылары алды. Ә уенчылар арасында кайберәүләр:"Уен белән мавыгып китәсең икән, мондый очрашулар ешрак булса да начар булмас иде", - дип таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Футбол