Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Бүген Лениногорскида Халыклар дуслыгы йорты ачылды

Ачу тантанасына Казаннан кунаклар: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының башкарма комитет җитәкчесе Владимир Николаев, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәрдә яшәүче төрле милләт диаспорасы вәкилләре килде. Халыклар дуслыгы йорты шәһәрдәге Гончаров урамы, 1нче йорт бинасының беренче катында урнашкан. Ремонт ясалган, милләтләр өчен аерым кабинетлар бүлеп...

Ачу тантанасына Казаннан кунаклар: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының башкарма комитет җитәкчесе Владимир Николаев, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәрдә яшәүче төрле милләт диаспорасы вәкилләре килде.
Халыклар дуслыгы йорты шәһәрдәге Гончаров урамы, 1нче йорт бинасының беренче катында урнашкан. Ремонт ясалган, милләтләр өчен аерым кабинетлар бүлеп бирелгән. Алар кабинетларын үз милләтенең бизәкләрен, сувенирларын, символларын кертеп бизәгән, милли аш-су белән өстәл корган. Биредә тадҗик, азәрбәйҗан, әрмән, үзбәк диаспоралары урнашкан.
Актлар залында Лениногорскида яшәүче милләтләрнең дуслык "күпере сузылды". Татар, рус, чуаш, мордва, әрмән, тадҗик, азәрбайҗан һәркайсы милли костюмнарыннан концерт номерлары тәкъдим итте, киләчәктә дә бер-берсе белән шулай дус, бердәм булып яшәргә чакырдылар.
Фотолар "Фоторепортажлар" бүлегендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халыклар дуслыгы йорт