Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Эшләгән елларының нәтиҗәсе бар

Һөнәри осталыкны, клиентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру максатыннан, "2012 елда почта хезмәте бүлекчәсенең иң яхшы начальнигы" бөтенроссия конкурсы үткәрелде. Беренче региональ этабы Казанда үтте. Нәкъ менә шул конкурстан "Авыл почта хезмәте бүлекчәсе филиалының иң яхшы начальнигы" номинациясендә Шөгер почта бүлекчәсе начальнигы Резидә Мортазина II урынны алып кайтты. Анда республиканың 9...

Һөнәри осталыкны, клиентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру максатыннан, "2012 елда почта хезмәте бүлекчәсенең иң яхшы начальнигы" бөтенроссия конкурсы үткәрелде. Беренче региональ этабы Казанда үтте. Нәкъ менә шул конкурстан "Авыл почта хезмәте бүлекчәсе филиалының иң яхшы начальнигы" номинациясендә Шөгер почта бүлекчәсе начальнигы Резидә Мортазина II урынны алып кайтты.


Анда республиканың 9 шәһәр һәм 18 авыл почта бүлекчәсе начальниклары көч сынашты. Бөгелмә почтамтына Лениногорск, Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнары керә. Менә шулар арасыннан бер авыл һәм бер шәһәр начальнигын сайлап алганнар. Авыл почта бүлекчәсеннән, белгәнебезчә, Резидә Бариевна катнаша һәм җиңүче буларак, Диплом һәм акчалата бүләк алып кайта.
Призлы урын алуына үзе дә сабый бала сыман шатланган. "Март ахырында конкурска җибәрәбез дип әйткәннәр иде, шуннан соң курку хисе биләп алды, конкурс беткәнче җибәрмәде. Куркуымнан тез буыннарыма хәтле калтырады. Минем өчен әйтеп бетергесез зур шатлык бу",- ди Резидә ханым. Соң шулай инде, үзеңнең районнан гына булса бер хәл, ә монда дүрт районга бер кеше катнашып кара әле! Бөгелмә почтамтының абруен төшермәгән, иң мөһиме - шул. Әлеге җиңүендә үзе янәшәсендә эшләүче уңган кызлары: Әлфия Хәсәнова (21 ел почтада эшли), Илгизә Насыйрҗанова (30 елга якын), Гөлия Зәбирова, Минзилә Хәйретдинова, оператор Гөлия Шириязданованың өлеше зур дип саный. "Аларга зур рәхмәт әйтәм, күңелләрен биреп эшләмәсәләр, мондый көчле коллектив булмас иде, мин дә җиңә алмас идем",- ди Р. Мортазина. Шулай ук һәрвакыт ярдәм итеп торучы җитәкчелеге яхшы күңелле кешеләр икән: Фәния Габдрахманова, Фәния Кәримова, Асия Нуриәхмәтова рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Почтальоннар үзара ничек ярышкан соң? Беренче биремнәрендә "Мин һәм минем командам" темасына видеопрезентация ясап килергә тиеш булганнар. Менә шуның белән жюриның мәхәббәтен яулаган булса кирәк. "Клипны бик ошаттылар", ди Резидә ханым. Икенче биремдә - сорауларга җавап бирү. Монда югалып калмаган, тиз генә җавапларын әйткән. Өченче биремдә һөнәре буенча сөйләгән. Бик нык курыкса да, биремнәрне үтәп чыккан.
Ә гомумән, Резидә Бариевна элек-электән төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашырга яраткан. 3 ел элек район күләмендә авыл һәм шәһәр почта бүлекчәсе җитәкчеләре арасында үткәрелгән ярышта IV урынны ала. Бар җиргә җитеш, өлгер ул. Өендә тормыш иптәше Закуан Сафуановичның кадерле хатыны, өч кызына, ике оныгына яраткан, бердәнбер әни һәм әби, алар белән бергә Резидә ханымның олы яшьтәге әнисе дә яши, алар бер-берсенә юаныч һәм терәк.
Резидә Мортазина әлеге вазифада 15 ел эшли, шуның 10 елы Шөгер халкына хезмәт күрсәтүдә узган. "Югыйсә, әлеге белгечлек буенча эшләрмен дип уйламаган идем. Тау инженер-геофизик белгечлегенә укыдым, язмыш шулай язган, күрәсең",- ди ул истәлекләре белән бүлешеп. Димәк, Ходай аңа почта хезмәте өлкәсендә осталыгын сынап карарга мөмкинлек биргән. Ә Резидә ханымның сынатканы юк, армый-талмый үз вазифасын башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс