Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск Мәдәният сараенда бәйрәм үтте

Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты үтте. Бу көнне гүзәл туташлар, күркәм ханымнар һәм хөрмәтле әби-апалар белән зал шыгрым тулган иде. Аларны бәйрәм белән тәбрик итәргә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов килде. Ул барлык хатын-кызларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде. 8 Март уңаеннан оештырылган кичәдә "Ел хатын-кызы"...

Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты үтте.


Бу көнне гүзәл туташлар, күркәм ханымнар һәм хөрмәтле әби-апалар белән зал шыгрым тулган иде. Аларны бәйрәм белән тәбрик итәргә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов килде. Ул барлык хатын-кызларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде. 8 Март уңаеннан оештырылган кичәдә "Ел хатын-кызы" муниципаль конкурсы җиңүчеләрен аерым бүләкләп үттеләр. "Кайнар йөрәк" номинациясендә Лениногорск үзәк район хастаханәсенең гомуми практика табибы Лилия Вершинина, "Гаделлек һәм яклау" номинациясендә полициянең тикшерү бүлеге начальнигы Ризидә Фарукшина, "Авылны үстерүгә керткән өлеше өчен" "Сатурн-Урал" җәмгыяте терлекчесе Рәшидә Садыйкова, "Минем юл" номинациясендә "Лениногорскнефть" идарәсе операторы Зөһрә Зыятдинова, "Һөнәрем - язмышым" номинациясендә Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсе инженеры Валентина Ивановская һәм "Кыенлыкларны җиңү" номинациясендә инвалидлар җәмгыяте директоры вазифаларын башкаручы Зөлфия Осорина бүләкләнде. Гүзәл затларны тәбрикләп, сәхнәдә Лениногорск педагогия колледжы студентлары, "Баллада" ир-егетләр вокаль ансамбле, Миләүшә Идиятова һәм башка бик күпләр, шулай ук "Fashion" модельлек агентлыгы егет-кызлары чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март