Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Республикада яман шештән үлүчеләр санын киметү өчен тугыз яңа онкология үзәге ачылачак

Татарстандагы онкология проблемасы турында РФ Президентының Идел буе федераль округында Вәкаләтле вәкиле катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.

Татарстанда “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында, онкология авыруларыннан үлүчеләр санын киметү максатыннан 9 яңа онкология үзәге ачу, шулай ук югары технологияле медицина җиһазлары сатып алу планлаштырыла. Бу хакта Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

“Илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында, яман шеш авыруларының төп төрләрен комплекслы һәм тиз арада диагностикалау өчен 9 онкологик амбулатория ярдәме үзәге оештыру, Республика клиник онкология диспансерын медицина җиһазлары белән баету, шул исәптән атом-төш медицинасы алымнары белән диагностика үткәрү һәм дәвалау каралган”, - диде Лилия Галимова Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта.

Татарстанда онкология авыруларыннан үлүчеләр саны артуы проблемасы турында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров 14 ноябрь көнне Казанда узган киңәшмәдә әйтте.

Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада яман шеш авыруларыннан үлүчеләр саны 4 процентка артуы күзәтелүен искәртте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә кысаларында, республика Сәламәтлек саклау министрлыгына статистиканы өйрәнүне һәм онкология авыруларыннан үлүчеләр санын киметү өчен өстәмә тәкъдимнәр бирүне йөкләде.

Онкология авыруларыннан үлүчеләр саны арту проблемасы Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә күзәтелә. Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова элегрәк хәбәр итүенчә, бу күренеш илдә гомер озынлыгы артуы белән бәйле.

Фото: Михаил Захаров/архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/15/175196/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X