Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләр арасында лидерлар бишлегенә керде

Эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү өлкәсе һәм Ханты-Мансийск автономияле округында теркәлгән.

Татарстан Республикасы Россиянең эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән, хезмәт хаклары югары һәм тиз арада эшкә урнашу мөмкинлеге булган төбәкләре арасында лидерлар бишлегенә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РИА Рейтингка (ул агентлык заказы белән узган ел нәтиҗәләре буенча төбәкләрдә хезмәт базары индексын исәпләп чыгарган) сылтама ясап хәбәр итә.

Эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү өлкәсе һәм Ханты-Мансийск автономияле округында теркәлгән.

Ингушетия, Тыва, Карачай-Чиркәс, Чечня, Алтай, Төньяк Осетия һәм Кабарда-Балкар республикаларында исә эшсезлек дәрәҗәсе югары.

Хезмәт базары индексы тармакның төп күрсәткечләрен бәяләү нигезендә төзелә, ул теге яки бу субъектның потенциаль хезмәткәре өчен мәшгульлек һәм җәлеп итүчәнлек дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә.

Казан шулай ук шимбә-якшәмбе көннәрендәге көзге сәяхәтләр өчен Россиянең иң популяр биш шәһәре арасына керде.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшсезлек лидер

2
X