Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Айрат Хәйруллин сөтне сатып алу бәясе кимендә 25-26 сум булырга тиеш дип саный

(Казан, 14 март, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин бер литр сөтнең сатып алу бәясе кимендә 25-26 сум булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте. Айрат Хәйруллин сөткә бәя төшүне илнең иң зур проблемасы дип саный. "Беларусьтан безгә...

(Казан, 14 март, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин бер литр сөтнең сатып алу бәясе кимендә 25-26 сум булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Айрат Хәйруллин сөткә бәя төшүне илнең иң зур проблемасы дип саный. "Беларусьтан безгә субсидияле сөт керде. Ул сөтнең бәясе базар бәясеннән түгел иде. Исәпләп карасаң, ул сөтнең бер литры 11 сум килеп чыга. Мондый бәя белән сатсак, без бер чыгымны да каплый алмыйбыз. Беларусьтан кергән коры сөт безнең базарның өстен аска әйләндерде. Нәрсәләр генә булып бетмәде. Машиналарга һәм башка чыгымнарга акча җитсен өчен, сөтнең бер литры кимендә 25-26 сум булырга тиеш", - ди Айрат Хәйруллин.

Шулай да Айрат Хәйруллин 11 март көнне узган Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең Бөтенроссия форумы пленар утырышында Россия Президенты чыгышыннан соң канәгать калуын белдерде. Депутат иген үстерү буенча да, авыл хуҗалыгы буенча да сөйләшенгән сүзләрнең нәтиҗәсе булыр дип саный.

Айрат Хәйруллин - Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Сөт җитештерүчеләр берлеге президенты, «Эдельвейс Корпорейшн» һәм «Кызыл Шәрык агрохолдингы» берләшмәләрен оештыручы.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/14/159757/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев