Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Башкортстан юлында туңып үлгән крокодил тапканнар

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Башкортстанда яшәүчеләр туңган крокодил тапканнар һәм гадәти булмаган табылдык фотосын соцчелтәргә куйганнар. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә. Фото авторы сөйләвенчә, крокодилны юлда әнисе тапкан. "Әни төнге сменадан соң, иртән Баймактан кайткан. Баймак районының Сибай белән Мукасово авыллары арасындагы юлда крокодилга охшаш нәрсә күргән, әмма аны...

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Башкортстанда яшәүчеләр туңган крокодил тапканнар һәм гадәти булмаган табылдык фотосын соцчелтәргә куйганнар. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Фото авторы сөйләвенчә, крокодилны юлда әнисе тапкан.

"Әни төнге сменадан соң, иртән Баймактан кайткан. Баймак районының Сибай белән Мукасово авыллары арасындагы юлда крокодилга охшаш нәрсә күргән, әмма аны боз кисәге дип уйлаган. Икенче көнне без иртән гаилә белән Сибага киттек, ул "боз кисәге" анда ята иде. Без карарга туктадык, ул туңып үлгән крокодил иде. Аның ярты койрыгы һәм арткы аяклары юк. Без аны үзебез белән алмадык, әмма икенче көнне ул анда юк иде", - дип язган фото авторы.

Социаль челтәрдән кулланучылар крокодил күчмә зоопарктан төшеп калган, дип фаразлый.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/14/159763/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев