Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген – менеджер, иртәгә – пешекче

Ак якалы хезмәткәрләр арасында эретеп ябыштыручы, сатучы кебек һөнәрләрне үзләштерергә теләүчеләр арткан. Интернетта эш табарга ярдәм итүче сайтларның берсе үткәргән тикшерү барышында әнә шул ачыкланган. Барыннан да бигрәк, пешекче һөнәренә кызыгалар икән. Бүген илдә акыл хезмәте белән шөгыльләнүче һәр ун кешенең берсе көнозын компьютер экранына төбә­леп утырудан туйган. Алар, ак...

Ак якалы хезмәткәрләр арасында эретеп ябыштыручы, сатучы кебек һөнәрләрне үзләштерергә теләүчеләр арткан. Интернетта эш табарга ярдәм итүче сайтларның берсе үткәргән тикшерү барышында әнә шул ачыкланган. Барыннан да бигрәк, пешекче һөнәренә кызыгалар икән.
Бүген илдә акыл хезмәте белән шөгыльләнүче һәр ун кешенең берсе көнозын компьютер экранына төбә­леп утырудан туйган. Алар, ак якалы күлмәкләрен салып атып, тиргә батып эшләргә риза. Сораштыруда катнашкан "акыллыбаш"ларның нибары 14 проценты гына үз эшенә тугры калачагын белдергән. Офис хезмәткәрләре арасында пешекче һәм кондитер булырга теләүчеләр күбрәк. Ә йөк ташучы һәм сантехник һөнәрләренә карата кызыксыну барыннан да азрак. Ак якалы хез­мәткәрләрнең капчык ташырга хәлен­нән килмиме әллә, дип аптырамагыз. Эш анда түгел. Баксаң, һөнәрне алмаштыру теләге барыннан да бигрәк керемне арттыру ниятенә бәйле икән. Кесәне калынайту өчен акыллырак та, җиңел­рәк тә ысулны сайлаганнар, күрәсең. Беренчедән, аш бүлмәсендә мәш кил­гәндә, капчык күтәрәсе юк. Икен­чедән, хәзер аш-су осталарына мөм­кинлекләр бихисап. Мәсәслән, бүген кибеттән түгел, ә өйдә пеше­релгән торт сатып алу гадәти күре­неш­кә әйләнде. Эшче һөнәрен үзләш­терергә теләүчеләр табиблар һәм фармацевтлар арасында азрак. Шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәү­челәр дә механик, тимерче булырга ашкынып тормый. Кесә ягы ул дә­рәҗәдә үк борчымый, ахры.
Һөнәрне алмаштыруга иң элек акча кытлыгы этәрә, дигән фикер белән Росстат белгечләре дә килешкән. Алар әйтүенчә, арада яраткан шөгылен керем чыганагына әйләндерергә теләү­челәр дә аз түгел. Анысы да монысы, нефтьче буласы килеп китте әле. Росстат мәгълүматларына караганда, былтыр илдә "кара алтын" чыгару­чыларның уртача айлык хезмәт хакы 103 мең сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, узган ел төзүчеләрнең айлык акчасы - 35 мең, укытучыларныкы - 30 мең, авыл хуҗалыгы тармагында эш­ләүчеләрнеке 25 мең сум булган.
Эльвира Вәлиева
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев