Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында техника һәм җиһазлар сатып алыначак

Әлеге техника һәм җиһазлар техника паркын яңартуда зур ярдәм булып торачак.

2022 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 162 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак. Болар- 9 берәмлек «Беларус-82.1" тракторы,7 берәмлек янгын ярымприцеплары һәм 146 берәмлек Колесов көрәкләре (меч Колесова)

- «Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә без ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең техника паркын үз вакытында яңарта алабыз, - ди ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2019-2021 елларда «Экология» илкүләм проекты буенча 164 берәмлек урман-культура, урман-янгын техникасы һәм 649 берәмлек җиһаз сатып алынган.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ  проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады.

https://minleshoz.tatarstan.ru/index.htm/news/2057229.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев