Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хезмәт министры пенсия алды яшендәге кешеләрне эштән җибәргәнгә җаваплылык турында кисәтте

Татарстанда пенсия яшенә якынлашкан гражданнарның хезмәткә булган хокуклары үтәлешен прокуратура вәкилләре күзәтәчәк.

Татарстан эш бирүчеләренең пенсия алды яшендәге кешеләрне эштән җибәрү өчен бернинди сәбәпләре дә юк. Республикада лаеклы ялга чыгачак кешеләрнең хезмәткә булган хокуклары үтәлешен прокуратура күзәтәчәк. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Җинаять кодексына аерым статья кертелгән, ул шактый җитди чаралар күрүне күздә тота. Пенсия алды яшендәге кешенең хезмәткә булган хокукын бозган өчен хөкем каралган: 200 мең сум яки җавапка тартылучының 18 айлык хезмәт хакы яисә башка керемнәре күләмендә штрафка тарту, йә булмаса 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү каралган», - дип хәбәр итте ул.

Пенсия алды яшендәге хезмәткәрне эшкә кабул итүдән бернинди сәбәпсез баш тарткан яки эштән җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон октябрь аенда үз көченә керде. 14 ноябрьдә ТР Министрлар Кабинетында республиканың барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференция элемтәсе режимында киңәйтелгән киңәшмә узды.

«Урыннарга Башкарма комитет җитәкчеләреннән тыш салым органнары, пенсия фонды, мәшгульлек хезмәте вәкилләре һәм эш бирүчеләр чакырылган иде. Киңәшмәдә прокуратура һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре чыгыш ясады. Алар пенсия алды яшендәге кешеләрнең хезмәткә булган хокуклары үтәлешен җентекләп күзәтәчәкләре хакында сөйләде», - дип искәртте Эльмира Зарипова.

Министр фикеренчә, пенсия алды яшенә җитү кешене эшкә кабул иткәндә ниндидер чикләүләр кертүгә нигез була алмый.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/15/175183/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X