Заман сулышы

Кояшта кызынуның файдасы һәм зыяны (киңәшләр)

Кояш астында йөрүнең файдасы күп, тик кайчан йөрергә кирәклеген генә онытмагыз. Аның дәвалау үзенчәлеге Гиппократ заманыннан билгеле. Гелиотерапия - кояш нуры белән дәвалау шул чордан килә. Кояш нуры -бактерияләрне юк итә. Авыл кешесе юкка гына гомер-гомергә җәй көне бөтен урын-җирен урамга ташып, коймаларга элеп киптерми. Бу - бик яхшы гадәт....

Кояш астында йөрүнең файдасы күп, тик кайчан йөрергә кирәклеген генә онытмагыз. Аның дәвалау үзенчәлеге Гиппократ заманыннан билгеле.
Гелиотерапия - кояш нуры белән дәвалау шул чордан килә. Кояш нуры -бактерияләрне юк итә. Авыл кешесе юкка гына гомер-гомергә җәй көне бөтен урын-җирен урамга ташып, коймаларга элеп киптерми. Бу - бик яхшы гадәт.
ФАЙДАСЫ:
Микроблар кояшта кызынган тәндә кызынмаган тән тиресен-дәгегә караганда өч тапкыр тизрәк үлә.
Кояш нуры байтак кына йогышлы чирләрдән: тамак бакасы, үпкә ялкынсынуы, туберкулездан котылырга ярдәм итә.
Кояш нуры кан тамырларын киңәйтеп җибәрә һәм организмга күп күләмдә кислород керә. Йөрәк мускулларының эшчәнлеге яхшыра, кан басымы «уйнау»дан туктый. Моның тәэсире физик күнегү ясаган кебек була. Аяклардагы ара-тирә күренеп торган зәңгәрсу вак-вак тамырчыклар да беленми башлый.
Өйдә салкын тиеп яки вируслы чирләр белән авырып ятучы бар икән, тәрәзә пәрдәләрен ачып куегыз. Яктылык вируска каршы, һичшиксез, көрәшәчәк. Сырхау ишегалдына чыгып, берничә минут утырып керсә дә файдага гына.
Кояшта җиңелчә генә кызыну тән тиресен шомартып җибәрә. Псориаз авыруын җиңеләйтә, бетчәләрне бетерә. Кояшлы матур көн кәефне күтәрә, чөнки организмда бәхет гормоннары - эндорфиннар күбәя.
Кояш нурларының күзнең челтәр катлавына төшүе мөһим, шуңа күрә иртәнге якта һәм кояш батканда кара күзлек киеп йөрмәгез. Кара күзлек көндез, челләдә генә әйбәт.
Кояш нурлары яман шеш авыруына каршы да көрәшә. Америка галимнәре тикшеренүләре күрсәткәнчә, кояшлы төбәкләрдә яшәүче яисә ачык һавада эшләүчеләр күкрәк бизе, эчәклек, җенес бизе яман шеше белән сирәгрәк авырый. D витамины яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый.
ЗЫЯНЫ:
Кояш астында чамасыз кызынганда тән тиресендә шеш чире килеп чыгу куркынычы зур.
Эссе көндә яндырып торган кояшка туры карарга ярамый - күзгә зыян киләчәк.
Кояш астында озак ятканда (якынча сәгать уникедән дүрткә чаклы) организмда С витамины кими. Шул сәбәпле, иммунитет какшый, ирен чабыра. Организм суны күп югалтканлыктан, җыерчыклар пәйда була.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: кояш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: