Лениногорск районында 10 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә 100әр мең сум түләнәчәк
Татарстанның Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтү тәртибен раслады.
Тиешле карар Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Документ нигезендә, түләү күләме гаиләгә 100 мең сум тәшкил итәчәк. Ярдәм бер мәртәбә бирелә һәм 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан биреләчәк.
Шул ук вакытта түләүне алучылар саны елына ике гаилә белән чикләнгән.
Карарда билгеләп үтелгәнчә, чараны гамәлгә ашыру гаилә институтын ныгытуга, күп балалылыкның абруен күтәрүгә һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Финанслау муниципаль берәмлек бюджеты хисабына каралган.
Түләүне алу өчен гаилә кайбер критерийларга туры килергә тиеш. Аерым алганда, район территориясендә кимендә 12 ай яшәргә, гаилә составы расланган булырга һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү яисә чикләү очраклары булмаска тиеш.
Документта бер үк гаилә биш елга бер тапкырдан да ешрак түләү ала алмаячагы аерым күрсәтелгән.
Татар-информ
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев