Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы авылларында халык җыеннары бара

Бу атнада районыбыз авылларында халык җыеннары башланды. Беренчеләрдән булып Сарабиккол, Мордва Кармалка, Зәй-Каратай һәм Тимәш авылында үтте. Аларда авыл җирлеге башлыгы үткән елга хисап тотты, быелга планлаштырылган эшләр турында сөйләде. Шәһәр һәм район җитәкчелеге, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче оешма белгечләре авыл кешеләренең сорауларына җавап бирде, тәкъдимнәрен язып алды. Әлеге...

Бу атнада районыбыз авылларында халык җыеннары башланды.


Беренчеләрдән булып Сарабиккол, Мордва Кармалка, Зәй-Каратай һәм Тимәш авылында үтте.

Аларда авыл җирлеге башлыгы үткән елга хисап тотты, быелга планлаштырылган эшләр турында сөйләде. Шәһәр һәм район җитәкчелеге, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче оешма белгечләре авыл кешеләренең сорауларына җавап бирде, тәкъдимнәрен язып алды.

Әлеге авылларда җыенның ничек үтүе турында "Заман сулышы"ның алдагы саннарында укый аласыз. Чәршәмбе көнне Ивановкада, пәнҗешәмбе - Урдалыда, Зеленая Рощада, җомга - Керкәле белән иске Шөгердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык жыены