Заман сулышы

Лениногорскида РАЙПО кибетләре барлыкка килергә мөмкин

Казанда Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми җыелышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты. Анда республика җитәкчесе кулланучылар кооперациясе системасын камилләштерү буенча яңа бурычларны билгеләде. "Урыннарда калыплашкан эш булуы...

Казанда Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми җыелышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.
Анда республика җитәкчесе кулланучылар кооперациясе системасын камилләштерү буенча яңа бурычларны билгеләде. "Урыннарда калыплашкан эш булуы зарур. Бүген, кызганычка каршы, 16 районда үзәкләштерелгән куллану кооперациясе юк, анда активлар шәхси кулларга күчкән", - дип, әлеге процессның ни дәрәҗәдә законлы төстә булуын җентекләп тикшерүне Президент ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Кулланучылар берлеге җитәкчелегенә, башка профильле ведомстволарга, шул исәптән прокуратурага йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге җыелышта күп кенә муниципаль берәмлекләрнең видеоконференция режимында катнашуын искәртеп үтте. Ә менә куллану кооперациясе системасы булмаган ( шул исәптән безнең) район вәкилләре бирегә чакырылган. "Куллану кооперациясенә әйләнеп кайту минем үҗәтлегем түгел, бу - тормыш агымында туган ихтыяҗ. Сезнең территорияләрегездә яшәүче халык өчен бу гаять әһәмиятле. Бу проблеманы хәл итүнең бүтән юлы юк, үзәкләштерелгән куллану кооперативлары системасы булырга тиеш, аны бар җирдә дә торгызырга кирәк, без моңа теләктәшлек итәргә тиеш, чөнки анда безнең халык яши. Кибет тоту отышлы булмаса, андый авылларга товар барып сатырга кирәк.
Күз алдыгызга китерегез: сез акчалы, үзегезгә кирәкле әйберне Казанга килеп аласыз, ә авыл халкы арасында бер кибеткә барырга зар булганнар бар", - дип аңлатты Президент.
http://tat.tatar-inform.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: РАЙПО
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: