Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Тимәш авылы янында бард җырлары фестивале үтте

Тимәш авылындагы данлыклы тауда легендар 3 нче скважина янында III бард җыры фестиваль-конкурсы узды.

Кичәне таныш көй-музыка белән уздыру өчен гаиләләре белән бергә  көньяк-көнчыгыштан нефтьчеләр килде. Аларның кайберләре катнашучы буларак, икенчеләре музыкадан ләззәтләнү алу өчен, табигатьтә  ял итү, җиләк һәм хуш исле үләннәр җыю өчен килде.

Оештыручы булып «Татнефть» профсоюзының Лениногорск территориаль беренчел профсоюз оешмасы чыгыш ясады. Фестиваль Гаилә елына һәм яшьләр көненә багышланды.

Җырчыларның моңлы тавышлары, аларның  җиткерү осталыгы, һәркемгә таныш музыкаль композицияләр – болар барысы да кабатланмас атмосфера тудырды һәм тере музыка яратучыларга  җылы эмоцияләр бүләк итте. Һәр чыгыш  җырлау белән үрелеп барды һәм җырларга көчле алкышлаулар булды.

Рухи ризыктан тыш, монда катнашучылар тәмле пылаудан һәм үлән чәйләреннән авыз итте.


Диляра Гыйльметдинова

Сергей Трусов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев