Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 15 — 21 октябрьгә Йолдызнамә

Безгә йолдызлар вәгъдә итә

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга яңа эшкә урнашу мөмкинлеге туар. Бәхетегезне кулыгыздан ычкындырмагыз. Хезмәттәшләрегезгә карата артык таләпчән булуыгыз яхшыга илтмәс. Дусларыгызны үзегездән биздерәсез бугай. Тормышка яңача карый башларга, позицияләрне үзгәртергә вакыт. Беренче адымны ясарга курыкмагыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның тормышында кискен үзгәрешләр булырга тора. Әмма борчылмагыз, бар да уңай якка булачак дип ышандыра йолдызлар. Планнарны тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырыла.  Көнкүреш техника белән саграк эш итегез. Югыйсә тән җәрәхәте алуыгыз, имгәнүегез ихтимал. 


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр бу атнада күптән уйлап йөргән идеяләрен тормышка ашыра алыр. Тик читтән ярдәм эзләргә генә ашыкмагыз. Төп башына утыртып калдырулары бар. Аеруча акча мәсьәләсендә саграк булыгыз, мошенниклар кулына эләкмәгез. Иң яхшысы – якыннарыгызга мөрәҗәгать итегез. Алар булышмый калмас. 


КЫСЛА (22.06-22.07)ларның һәр өлкәдә дә тәртип, бар да гармониядә, борчылыр урын юк. Тау күчерергә сәләтле булуыгыз киләчәгегезне кайгыртырга ярдәм итәр. Уңышлы эш алып бара белүегез нәтиҗәсендә яхшы капитал тупларсыз. Гаиләдә якыннарыгыз белән бергәләп ял итү комачау итмәс. Сәяхәткә чыгуны, чит илгә баруны кичектереп торыгыз. Әлегә моның өчен әйбәт вакыт түгел. Спорт белән шөгыльләнегез.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның бар игътибары – шәхси тормышны җайлауга юнәлдерелгән. Сөйгәнегезгә һәрвакыт юл куярга ашыкмагыз. Икәүләшеп уртак фикергә килә алмыйсыз икән, димәк, араны өзү күпкә яхшырак. Бәлки әлегә сезгә насыйбы очрамагандыр. Бала алып кайтырга теләүчеләргә дә бераз сабыр итәргә туры килмәгәе. 


КЫЗ (23.08-22.09)ларга карьера үсеше вәгъдә итә йолдызлар. Хезмәт хакын күтәрүне курыкмыйча сорый аласыз. Җитәкчегезнең бу көннәрдә кәефе әйбәт, гозерегезне кире какмас. Өй мәшәкатьләрен онытып торырга туры килер. Якыннарыгызга вакыт булмавын аңлатырга туры килер. Курыкмагыз, өйдәгеләр каршы килмәс.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә эштә очсыз-кырыйсыз катлаулы мәсьәләләрне хәл итәсе. Барын да үзегез генә хәл итәргә тырышмагыз. Барыбер башкарып чыга алмассыз. Өч кешелек эшне алып барган өчен рәхмәт әйтмәсләр, артык акча да биреп куандырмаслар. Язмыш сукмагы үзгәреп куярга мөмкин, яңалыкка әзер торыгыз.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарга стресска бирешмәс өчен антидипрессантлар кабул итәргә кирәк. Нерв киеренкелегеннән эссе мунча, спорт һәм дөрес туклану һәм йокларга вакытында яту файдалы булачак. Өйдәге тынычлык һәм гармония ярдәмгә киләчәк. Юлларда сак булыгыз. Егылып имгәнүегез ихтимал. Күңел ачуларны онытырга туры килмәгәе. 


УКЧЫ (23.11-21.12)ларга моңсуланып утырырга киңәш ителми. Көзге матурлыкны күреп калырга, урманда йөрергә ашыгыгыз. Өй, гаилә, эш – мәшәкать җитәрлек. Тик балавыз сыгып, кулны салындырып утырырга түгел. Уңыш тырышкан кешегә генә елмая. Шуны истән чыгармагыз. Витаминнар кабул итегез, спорт турында да онытмагыз.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр теләгәнчә генә бармый шул дөнья. Ничек кенә финанс хәлен үзгәртергә тырышсагыз да вакыты җитмичә уңай үзгәреш булмас ди йолдызлар фаразы. Акча җитми икән якыннарыгыздан бурычка сорап тора аласыз. Атна ахырында ерак сәфәргә чыгуыгыз ихтимал. Гаиләгез белән барырга тырышыгыз. 


СУКОЯР (19.01-18.02)лар акчаны юк-барга туздырырга ярата. Ул кәефегезне күтәрсә дә, гаилә бюджетына файда китермәс. Шәхси тормышта бар да яхшы, хәтта чәчәк ата дип әйтергә була. Сөйгәнегез һәрвакыт ярдәмгә әзер. Рәхмәтле булырга өйрәнегез. Балаларга игътибарны арттыра төшегез. Ялларда кунак килүе мөмкин.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларның аралашу даирәсе киңәя. Сөйләшеп тую нәтиҗәсендә өйдәгеләр белән аралашасыгыз килмәс. Эштә бәхәсле ситуацияләр туарга мөмкин. Конфликтка кермәс өчен читтәрәк торыгыз. Киңәш бирүчеләргә каршы килмәгез, бәлки файдасы тияр. Ялларда табигать кочагына чыгыгыз, гаилә белән кафега барыгыз.


Магнитлы көннәр көтелми

 

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X