Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның “Юбилейный” паркында балалар бәйрәме

Шәһәребезнең "Юбилейный" паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Балачак шәһәре" дип исемләнгән бәйрәм тантанасы булып үтте. Көн матур, ә кеше шулхәтле күп килгән. Әле генә тәпи йөри башлаган бәләкәчләрдән алып, төрле уку йортларында укучы студентларга кадәр бар иде. Район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева кечкенә лениногорскилылар һәм аларның әти-әниләрен шәһәр мэры...

Шәһәребезнең "Юбилейный" паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Балачак шәһәре" дип исемләнгән бәйрәм тантанасы булып үтте.
Көн матур, ә кеше шулхәтле күп килгән. Әле генә тәпи йөри башлаган бәләкәчләрдән алып, төрле уку йортларында укучы студентларга кадәр бар иде.
Район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева кечкенә лениногорскилылар һәм аларның әти-әниләрен шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов исеменнән котлады. Төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән өч дистәдән артык укучы һәм студентка стипендия тапшырды.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле - карнавал эшләпәләр парадында катнашучыларның чыгышы иде. Анда егерме биштән артык бала катнашып, булган барлык фантазияләрен эшкә җиккән. Чәчәкле яисә гөмбәле алан, җир шары формасында ясалган эшләпәләр дә бар иде. Ә менә Кирлегәчтән килгән Сөембикә Мөхәммәтшина нефть скважинасын чагылдырган эшләпә ясап килгән. Быел Татарстанда нефть табыла башлауның 70 еллыгы уңаеннан, бу бигрәк тә актуаль иде. Аңа жюри өченче урын бирергә дигән фикергә килде. II урын - Ләйлә Абдуллаева һәм I урын - Петропавловских Миша һәм Антонга бирелде. Призлы урын алучыларга сертификатлар тапшырылды, башка катнашучылар да бүләксез калмады.
Бәйрәм тантанасы җыр-бию белән үрелеп барды. "Сәрвиназ", "Барби", "Малыши-карандаши" җыр төркемнәре, "Астра", "Пируэт", "Империя", "Желание летать" бию төркемнәре чыгыш ясады. Куян, пингвин һәм клоун булып киенгән артистлар кечкенәләр белән уйнап-биеп, күтәренке кәеф бүләк итте. Лия Акопян, Диляра Еремеева, Эльвина Гаделшина, Айдар Илалов җырлап кечкенәләрнең күңелен күрде. Нәкъ шул көнне "Юбилейный" паркындагы аттракционнар да җәйге сезонны ачып җибәрде.
Бәйрәмнән фоторепортажны "Фотогалерея" бүлегеннән карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парк

2
X