Узган атнада Мөслимдә ике көн рәттән Бөтенроссия каз өмәсе фестивале узды.
Лениногорск шәһәренең "Ак калфак"оешмасының уңган хатын-кызы Лилия Афандиевага Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырыла торган "Каз өмәсе" фестивалендә катнашу бәхете елмайды, дип хәбәр итә Лениногорск "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова.
Лилия ханым каз итеннән аш-су әзерләү номинациясендә катнашып,аның "Тутырган каз муены" диеп аталган видео язмасы жюри тарафыннан өченче урынга лаек диеп табылган.
"Лилиябез, син үзеңнең уңганлыгың, булганлыгың белән "Ак калфак" оешмасының, районыбызның данын күтәрәсең! Котлыйбыз!!!"- дип хәбәр итә Тәслимә Рафикова.
Бу хакта "Заман сулышы" газетының киләсе санында тулырак укый алырсыз.
фото: Л.Афандиева шәхси архивыннан
Нет комментариев