Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Росстат 2016 елда бәяләре иң нык арткан азык-төлекләрне атады

Россиядә 2016 елда азык-төлеккә иң нык үскән бәяләр атланмайга булган: аңа бәяләр 20,5 процентка үскән, дип хәбәр итә Федераль дәүләт статистика хезмәте (Росстат). Майдан кала сөт һәм сөт ризыклары елына уртача 9,5 процентка кыйммәтләнгән. Балыкка һәм диңгез продуктларына бәяләр елына 8,6 процентка үскән, дип күрсәтелә Росстат хәбәрендә. 2016 елда шулай...

Россиядә 2016 елда азык-төлеккә иң нык үскән бәяләр атланмайга булган: аңа бәяләр 20,5 процентка үскән, дип хәбәр итә Федераль дәүләт статистика хезмәте (Росстат).

Майдан кала сөт һәм сөт ризыклары елына уртача 9,5 процентка кыйммәтләнгән. Балыкка һәм диңгез продуктларына бәяләр елына 8,6 процентка үскән, дип күрсәтелә Росстат хәбәрендә.

2016 елда шулай ук ярмалар һәм кузаклылар (6,4 процентка), алкоголь эчемлекләр (шулай ук 6,4 процентка), икмәк һәм икмәк ризыклары (5,9 процентка), макарон эшләнмәләре (4,5 процентка), көнбагыш мае (3,4 процентка), ит һәм кош ите (1,6 процентка) кыйммәтләнгән.

Шуның белән бергә 2015 елга караганда, тамыразыклар (6,8 процентка), шикәр һәм шикәр комы (6 процентка) һәм тавык йомыркасы (0,7 процентка) бәяләре кимегән.

Декабрь башында сөткә һәм кайбер сөт ризыкларына, шул исәптән яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр арту күзәтелгән. Эчә торган сөт, мәсәлән, 2016 елның ноябрь аена караганда 1,7 процентка, кыяр - 23,7 процентка, помидорлар 8,3 процентка арткан, дип белдерә Росстат.

Азык-төлек булмаган товарлардан иң кыйммәтләнгәне тәмәке (17,8 процентка) һәм аяк киеме (9,2 процентка), шулай ук тукымалар (7,6 процентка), трикотаж эшләнмәләр (7,5 процентка) һәм кием-салым (7,3 процентка) булган.

Декабрь аенда Кулланучылар бәясе индексы 100,4 процентны, ел башыннан - 105,4 процентны тәшкил иткән.

http://www.bugulma-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев