Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сарман районында саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан янгында пенсионерның гомере өзелгән

Фаҗига кичә кич - 19:40 сәгатьләр тирәсендә булган. Сарман районы шәһәр тибындагы Җәлил бистәсендә янгында 79 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Татарстан буенча баш идарәсе җиткергән мәгълүматлар буенча, фатирда янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан. Янгын сүндерүчеләр урынга хәбәр кереп 3 минут узу белән килеп җитә....

Фаҗига кичә кич - 19:40 сәгатьләр тирәсендә булган.
Сарман районы шәһәр тибындагы Җәлил бистәсендә янгында 79 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Татарстан буенча баш идарәсе җиткергән мәгълүматлар буенча, фатирда янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан.
Янгын сүндерүчеләр урынга хәбәр кереп 3 минут узу белән килеп җитә. Ул вакытта фатирдагы җиһазларга ут капкан була инде. Янгын 6 квадрат метр мәйданга зыян салган. Янгын 9 минут эчендә сүндерелә.
Чыганак:http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев