Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ташламалары булган лениногорскилыларга пенсия яше артамы?

Пенсия чыгу өчен ташламалары булган гражданнарга пенсия яше тулысынча үзгәрешсез кала. Мәсәлән, сәламәтлеккә зарар китерә торган шартларда эшләүчеләргә, гражданнар авиациясе пилотларына, сынаучы-очучыларга, радиация, яисә техноген катастрофаларда зыян күрүчеләргә.

Кайбер башка төркемгә керүче категорияләргә дә пенсия яше үзгәрешсез кала, алар: биш бала тапкан аналар, Ерак Төньякта яшәүче ике бала аналарына, күрү буенча инвалидларга, инвалидларның әти-әниләренә, опекуннарына һәм башкаларга. Пенсия яше арту кагылмаучы категориянең тулы исемлеген Россия Пенсия фонды сайтыннан «Что нужно знать о новом законе о пенсиях» бүлегеннән таба аласыз.
Яңа кабул ителгән закон буенча, пенсиягә алдан чыгу хокукына өч һәм дүрт бала аналары да ия. Әгәр хатынның өч баласы булса, ул пенсиягә өч елга иртәрәк, 57 яшьтә чыга. Әгәр дүрт баласы булса, 4 елга иртәрәк – 56 яшьтә чыга. Пенсиягә иртәрәк чыгу өчен күп балалы аналарга 15 ел  иминият стажы кирәк.


Пенсия фонды идарәсе.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X