Заман сулышы

Татарстанда пиротехникадан бер бала зыян күргән

Татарстанда пиротехника белән саксыз эш итү аркасында өч кеше зыян күргән. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр арасында - 8 яшьлек малай, 19 яшьлек егет һәм 29 яшьлек ир-ат бар. Бәхетсезлек очраклары 18, 26 һәм 28 декабрьдә Казан, Чаллы һәм Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында булган. Бите һәм муены пешкән малай Республика балалар...

Татарстанда пиротехника белән саксыз эш итү аркасында өч кеше зыян күргән.
Сәламәтлегенә зыян килүчеләр арасында - 8 яшьлек малай, 19 яшьлек егет һәм 29 яшьлек ир-ат бар. Бәхетсезлек очраклары 18, 26 һәм 28 декабрьдә Казан, Чаллы һәм Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында булган.
Бите һәм муены пешкән малай Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. Ул "Карсар-1" петардасыннан зыян күргән.
Бармакларын җәрәхәтләгән 19 яшьлек егеткә Чаллы хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтелгән.
Зыян күрүчеләрнең өченчесе, кул бармакларын пешергән ир-ат, Әлмәт хастаханәсендә дәваланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: