Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЙОЛДЫЗНАМӘ 2 - 8 май

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада каршылыклар белән очрашыр, бу сезгә хезмәттәшләрегез белән аралашуда киртә булып торыр. Әмма ул хезмәт бурычыгызны үтәүдә комачау итмәс, җитәкчегездән тәнкыйть ишетмәссез. Шәхси тормышыгызда проблемалар килеп тууы ихтимал, шуңа кәефегез бозылыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, коллектив белән бергә башкарган эшләрдә уңышка ирешерсез. Хезмәттәшләрегез арасында тулысынча ышанырлык бер-ике кеше бар,...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада каршылыклар белән очрашыр, бу сезгә хезмәттәшләрегез белән аралашуда киртә булып торыр. Әмма ул хезмәт бурычыгызны үтәүдә комачау итмәс, җитәкчегездән тәнкыйть ишетмәссез. Шәхси тормышыгызда проблемалар килеп тууы ихтимал, шуңа кәефегез бозылыр.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, коллектив белән бергә башкарган эшләрдә уңышка ирешерсез. Хезмәттәшләрегез арасында тулысынча ышанырлык бер-ике кеше бар, алар сезгә гел ярдәм итеп торганга күрә абруегыз артыр. Гаиләгездәге мөнәсәбәтләргә артык борчылмагыз, тиздән бар да җайланачак, дусларыгыз ярдәмгә килер.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, эштәге артык киеренкелек сәламәтлегегезгә тискәре тәэсир итәргә мөмкин. Артык актив булырга тырышмагыз. Сезнең хезмәт барыбер тиешенчә бәяләнмәчәк. Алдыгызга бер максат кына куеп, әкрен генә аңа ирешү юлында барырга кирәк. Салкын су белән коена башласагыз да була.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар, һөнәри өлкәдә бу атнада бик күп йөрергә, ишекләр шакырга, кешеләр белән аралашырга туры килер. Әмма бу сезнең файдага гына булачак. Кызыклы әңгәмәдәшчеләр белән аралашырсыз, дуслашырсыз. Киләчәктә аларның ярдәме тимичә калмас. Бу хакта гаиләгездә сөйләмәвегез яхшырак, көнләшүгә урын калмас.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, үз өстегезгә бик күп йөкләмәләр алырга туры килер. Чөнки вакытлыча булмаган хезмәттәшегезнең эшен дә башкарырсыз. Тырыш булуыгыз нәтиҗәсендә алыштыргысыз хезмәткәргә әйләнерсез. Әмма арырсыз, өйдә нәрсәдер эшләргә көчегез калмас. Гаиләгезгә бу хакта аңлатырга кирәк булачак.

КЫЗ (23.08-22.09)лар, дөрес адым ясаганга күрә алда торган кыенлыкларны җиңеп чыгарсыз төсле. Әлеге җиңү сезгә киләчәктә тагын да күбрәк максатларга ирешү көчен бирәчәк. Әмма артык үз-үзегезгә булган ышаныч шәхси тормышта комачау итәргә мөмкин. Шуңа да сабыр булыгыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, бу атнада киләчәк карьерагызга бәйле катлаулы карар кабул итәргә туры килер. Эштән китмәссез, әмма сиздерми генә башканы эзли башларсыз. Дустыгыз ярдәм сорап килсә, баш тартмагыз. Шулай ук хәл ителәсе көндәлек мәшәкатьләр дә бик күп. Сабыр һәм түземле булыгыз.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар атна буе элек бозылган араларны җайлау белән мәшгуль булыр. Сүзгә килгән кешеләрдән гафу сорарга кирәктер, мөгаен. Туганнарыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтне яхшыртуда күп көч сарыф итәрсез. Болар берсе дә заяга түгел, теләгәнегезгә ирешерсез.

УКЧЫ (23.11-21.21)лар, бу атнада ныклап торып үз өстегездә, гадәтләрегезне үзгәртү юнәлешендә эшләрсез. Сәламәтлек һәм акчаны янда калдырырга уйлап, начар гадәтләрдән баш тартырсыз. Тәмле ашау яхшы, әмма матур киенү өчен дә акча күп кирәк булуын аңларсыз. Яраткан кешегезнең ярдәменә ышана аласыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең кәефе атна буе күтәренке булыр. Нәрсәгә тотынсагыз да башкарып чыгарсыз. Җитәкчегез сезнең тырышлыкны күрер, яхшы бәяләр. Мәхәббәт өлкәсендә дә уңай кебек: мөнәсәбәтләр ныгый гына бара. Күңелегез тыныч, сәламәтлегегез куркыныч тудырмый.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар, гадәттәгечә, сез артык тәвәккәл. Бу атнада нәрсә уйлап чыгарырсыз: ул парашют белән сикерү, кирәкмәгән әйбер сатып алу, кеше аягы басмаган урыннарга сәяхәт кылу да булырга мөмкин. Сез моның белән адреналин һәм яраткан кешегез шелтәсен яхшы гына алырсыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, бу атнада күңелегезгә якын булган кешеләр белән аралашырга туры килер. Һөнәри өлкәдә эшегез артык күп булмас төсле. Күңелсез сюрпризлар да көтелми. Ә менә күңеллесен яраткан кешегез ясарга мөмкин. Кәефегез күтәрелер, тормыш потенциалыгыз артыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев