Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Хәзерге гаиләләрдә кем күбрәк хуҗа? "подкаблучник"лар бармы?

Ир-атлар гомер-гомергә гаиләсен саклаучы-яклаучы, яшәешне тәэмин итүче булып саналган. Хатын-кыз, аеруча безнең татар хатын-кызлары: «Ир хакы — Алла хакы», — дип, ирләрен бер олуг затка тиңләп хөрмәт иткәннәр.

Ләкин бүгенге көндә мондый гаилә образыннан күләгә генә калды инде. Хәзер хатын-кызларның җәмгыятьтә генә түгел, гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә дә бер башка өстен булырга тырышканы еш күзәтелә. «Бүген ирләр дөнья белән, ә хатын-кызлар ирләр белән идарә итә» дигән әйтем дә бар. Хөрмәтле ир-атларыбыз шушы фикер белән килешәме икән? Бүгенге заманда хатын сүзе белән яшәүче (руслар подкаблучник, татарлар «чүпрәк» диләр) ир-атлар күпме? Гел хатын сүзе белән генә яшәргә ярыймы, әллә инде ир-ат үз сүзен шартлатып әйтеп бирергә тиешме?

Ир-атларны үпкәләтә торган «подкаблучник» сүзе элекке заманнарда ау өчен кулланыла торган лачын дигәнне аңлаткан. Кулга тизрәк ияләнсен өчен лачынның башына күзенә хәтле төшеп торган махсус күн башлык — клобук кидерә торган булганнар. Ә лачыннарның үзләрен «подклобучниклар» дип атаганнар. XIX гасырда «подклобучник» сүзенең ике хәрефен алыштырып, халык аны «подкаблучник» дип үзгәрткән.

«Киңәшләшеп яшәсәң, дөнья тынычрак була»
Юмор остасы, җырчы Җәвит Шакиров: 

Бу сорауга һәр кеше үзенчә җавап бирә ала. Бөтенләй «подкаблучник» булырга ярамый инде ул. Ләкин иңгә-иңне куеп яшәгән, озак еллар бергә гомер кичергән кешеңнең сүзен тыңлау күп вакытта файдалы булып чыга. 

Ирләрнең башлары уңыштан да, башкасыннан да китәргә мөмкин. Шуңа аларның янәшәсендә акыллы хатын булып, вакытында дөрес киңәшләрен биреп торуы бик мөһим.

Кайвакыт ирләргә «хатыныңнан уза алмыйсың», «хатыныңнан куркасың» дип әйтүчеләр була. Әмма мин моны курку түгел, тормыш иптәшеңне хөрмәт итү дип әйтер идем. Бер-береңнең киңәшен тотып яшәсәң, дөнья икенче төрлерәк, тынычрак була. 

Зөлфия апагыз белән 35 ел бергә гомер кичерәбез. Әгәр дә мин үземчә генә яшәсәм, хатынымның акыллы киңәшләре булмаса, ул мине вакытында туктарга, кеше танырга өйрәтмәсә, тормыштагы бүгенге уңышларыма ирешә алмас идем.

«Ир-ат үз өендә үзе хуҗа булырга тиеш»
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев: 

Ир-атка «подкаблучник» булып яшәү җиңелрәктер инде ул. Шулай яшәү рәхәт дип тапкан ир-атлар җитәрлек дип уйлыйм. Ләкин, миңа калса, андый ир-атларны хатын-кыз да хөрмәт итеп бетермидер. 

Хатын-кыз психологиясе белән ир-ат психологиясе бик төрле. Бүгенге көндә хатын-кызлар тарафыннан ир-атларны түбәнсетү дигән әйбер очрый. Бер кешене шулай итә башласаң, ул гадәткә кереп китәргә дә мөмкин. Шуңа күрә ир-ат үз өендә хуҗа булырга тиеш. Хатын-кызның ир-атны хәйләкәрлеге, зирәклеге белән җайлаган моментлары була. Әмма анысы бөтенләй башка нәрсә. 

Ир-атның барыбер үз сүзе булырга тиеш. Хатын-кыз ирен хөрмәт итә икән, балаларын да «әтиегездән сорагыз», «әтиегез сезгә бу әйберне алып бирде», «әтиегез нәрсә әйтер» дип тәрбияли. Андый гаиләләрдә балалар тарафыннан да ир-атка карата хөрмәт булачак.

Бу ир-ат эше, хатын-кыз эше дип бүлешмичә, ир белән хатын аңлашып яшәсәләр, гаиләдә тынычлык булачак. Эштән беренчерәк кайтканда чәй куя тору, хатыны соң кайтканда, балаларына ашарга пешереп ашатудан берни дә югалмый бит ул. Бу ир-атның гаилә җанлы булуын гына дәлилли. 

«Андый ваклыклар турында уйлап вакыт уздырмыйм» 

Алмаз Мирзаянов: 

Бу турыда уйлаганым юк. Без бары тик тормыштан тәм табып яшибез, шулай рәхәт. Кем идарә итә дип, андый ваклыклар турында уйланып вакыт уздырасы килми. Мине ир итә белгән хатыным бар, иншәаалаһ. Вакытында үзе дә җайлап сүзен әйтеп куя белә. Аңлашып яшәргә тырышабыз.  

Тулырак https://intertat.tatar/news/society/23-02-2022/b-ten-irl-r-d-podkabluchnik-h-zerge-gail-l-rd-kem-k-br-k-hu-a-5849910

Фото https://www.instagram.com/p/CYUACDTNxtq/?utm_medium=copy_link алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подкаблучник ирләр "подкаблучник"