Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Машина йөртү таныклыгы алыр алдыннан моргларда булуны мәҗбүр итәргә уйлыйлар

ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин фикеренчә, машина йөртү таныклыгы алырга теләгән кешеләр өчен хастаханә һәм моргларда булуны мәҗбүр итеп куярга кирәк. Бүген парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ул шундый тәкъдим белән чыкты.

 

«Без юлларда нәрсәләр булуын, аварияләрне күрәбез. Мондый тәкъдим бар - машина йөртү таныклыгы алырга җыенган кешеләр өчен хастаханә һәм моргларда булуны мәҗбүр итеп куярга кирәк. Ул чагында алар, әлеге медицина учреждениеләренә килгәч, юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә күпме кешенең имгәнүен һәм корбан булуын үз күзләре белән күрер, үзләренең дә, башкаларның да тормышын куркыныч астына кую ихтималын аңлар иде», - диде депутат.

Дмитрий Самаренкин билгеләп үткәнчә, кирәк булган очракта тиешле закон инициативасы әзерләргә һәм әлеге документ хакында фикер алышырга мөмкин.

Тулаем алганда, парламентарийлар әлеге тәкъдимне хуплады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/15/195371/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев