Татарстанның Электрон мактау тактасына Лениногорск районыннан 289 хезмәт кешесе кергән.
Күптән түгел район хуҗалыкларында алдынгы комбайнчыларны бүләкләү узды, флаглар тапшырылды. Бу хакта язган идек. Әлеге бүләкләү чарасында Электрон мактау тактасына кергән механизаторларга исемле таныклык тапшырылды.
Әлеге таныклыкларны “Август-Лениногорск” хуҗалыгының тырыш механизаторлары: Алмаз Салахов һәм Марат Таҗиев алды.
Алмаз Салахов – 39нчы ел авыл хуҗалыгында эшли. “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә дә лаек ул.
Кечкенәдән эш белән чыныгып үскән егет мәктәпне тәмамлауга туган авылында- Бәкердә эштә кала. Хезмәт елларын ул вакыттагы “Куйбышев” исемендәге колхозда башлый. Хәзерге вакытта ул “Август-Лениногорск” хуҗалыгында алыштыргысыз механизатор.
37 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә көч куйган Марат Таҗиев та эштән бәхетен туган ягы кырларында тапкан, Карагай авылында туып-үсеп, армия хезмәтеннән соң эшчәнлеген туган ягында башлый.
Тәҗрибәле тракторчы Марат Таҗиевка беренчеләрдән булып заманча югары технологияле авыл хуҗалыгы агрегатлары ышанып тапшырганнар. Ул чит ил техникасын үзләштереп уңышлы гына эшли. Ул җир эшкәртүдә, язгы чәчүдә эшли, үсемлекләрне саклау буенча эшкәртүләр уздыра.
“Икесе дә эштә яхшы күрсәткечләргә ирешә”, - хуҗалык җитәкчесе әнә шулай дип белдерде.
Р.Мостафина фотосы
Нет комментариев