Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында уза торган «Кыр көне» күргәзмәсендә Лениногорск районында эшләүче фермерлардан аларның форель хуҗалыгына балыкка чакыруын кабул итте.
«Балык тотарга чакырабыз. Бездә табигать матур», — дип мөрәҗәгать итте Лениногорск районыннан крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Руслан Ефремов.
Ул Миңнехановка форель үстерү буенча гаилә фермасы эшчәнлеге турында сөйләде. Ә Татарстан Президенты җитештерелә торган балыкның күләме белән кызыксынды. «100 тонна да үстерә алабыз, бүгенге көнгә — 12 тонна», — диде крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы.
«Җитештерү күләмен үстерегез. Сез молодец. Ә балык тотарга киләм», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Нет комментариев