Бердәмлектә -көч
Районыбызның Кирлегәч авылында махсус хәрби операциягә ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты узачак.
Чара 31 октябрьдә, 18.00 сәгатьтә була.
Кирлегәч авылы мадәният йортында булачак хәйрия концертында тирә-күрше авылларның артистлары ,фольклор ансамбльләре катнашачак. Концерт зурлап оештырылачак, эчтәлекле, бик күңелле булачак.
Кемнең мөмкинлеге бар, авыл клубында көтеп калалар. Бу бәйрәмгә килеп, яу кырындагы солдатларга аз булса да өлеш кертеп,ярдәм булып барсын иде. Ил төкерсә, күл була дигән әйтем бар бит, бергә булыйк,бердәм булыйк.
Кирлегәч авылы – «С любовью и молитвами» волонтер төркемнең филиалы булып тора. Авылда апалар маскировка челтәре үрә.
Исегезгә төшерәбез: әле күптән түгел генә Урдалы авылында да хәйрия концерты узды. Аңарчы Сарабикколда.
Нет комментариев