Лениногорск районында «Көзге каникуллар» профилактик чарасы башланды
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында «Көзге каникуллар» профилактик чарасы башланды

Юлларга - игътибар!

Татарстанда, шул исәптән Лениногорск районында «Көзге каникуллар» профилактик чарасы 26 октябрьдән башланды.

26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр балаларның юл‑транспорт җәрәхәтләрен киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы оештырылачак: рейдлар, мәктәпләрдә куркынычсызлык дәресләре, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны булдырмау.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мәктәпләр һәм юл кичүләре янында игътибарлырак булырга, ә ата – аналарны балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә һәм куркынычсыз маршрутлар эшләргә чакыра.

Шушы елның 9 ае эчендә республикада балалар катнашында 258 авария булган, аларда 14 бала һәлак булган, 381е төрле тән җәрәхәтләре алган.

 

 

 


Нет комментариев