Лениногорск үзәк хастаханәсе белгечләре волейбол ярышында призлы урын алды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск үзәк хастаханәсе белгечләре волейбол ярышында призлы урын алды

Үзәк хастаханә хәбәр итә.

Лениногорск үзәк район хастаханәсенең табиб-урологы Рим Әмиров һәм программа белән тәэмин итү бүлеге белгече Марат Тахаутдинов — Лениногорск шәһәре җыелма командасы составында «Татарстан — яңа гасыр» хәрәкәте призына ветераннар арасында волейбол буенча финал ярышларында катнашты.

Турнирда Яшел Үзән, Чистай, Алабуга, Нурлат һәм башка шәһәрләрнең иң көчле командалары көч сынашты. Безнең команда  мактаулы 2 нче урынны яулады, финалда кискен көрәштә Яшел Үзән җыелма командасына гына оттырды.

 Бу — гади нәтиҗә түгел, ә бердәмлек, чыдамлык һәм чын команда уены үрнәге.

 

фото: ЦРБ


Нет комментариев