Лениногорск укытучысы республика һөнәри осталык конкурсында 2нче урын алды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укытучысы республика һөнәри осталык конкурсында 2нче урын алды

Күптән түгел муниципаль һәм зональ этапларда алдынгы урыннарны алган иде.

28 октябрьдә Казанда "Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре" предметы (ОБЗР) буенча Татарстан Республикасының ел укытучысы  республика һөнәри осталык конкурсы тәмамланды.  

Ачык дәресләр, методик остаханәләр һәм педагогик проектларны яклауны үз эченә алган конкурс сынаулары йомгаклары буенча жюри биш махсус номинациядә җиңүчеләрне билгеләде.

Лениногорскиның 10нчы мәктәп укытучысы Димиева Эльмира Альясовна әлеге конкурста икенче урын алды. Котлыйбыз! Эльмира Димиеваның конкурсның муниципаль этабында катнашуы турында монда укый аласыз: https://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/leninogorskida-obz-ukytucylary-honari-ostalygyn-kursatte

фото: https://mon.tatarstan.ru


Нет комментариев