Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Сталинград сугышында катнашкан Галимҗан абыйны хөрмәтләделәр (фотолар)

Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград янындагы сугышларда катнашкан Галимҗан Сабирҗан улы Газимҗанов котлаулар алды. Сталинград сугышының шаһиты булган ветеран шәһәр һәм районда берәү калган. Аның янына башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, шәһәр комиссары Рөстәм Мисбахов барды. Алар ветеранны Сталинград бәрелешенең 75 еллыгы белән котлап, бүләкләр тапшырды, саулыклы озын гомер...

Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград янындагы сугышларда катнашкан Галимҗан Сабирҗан улы Газимҗанов котлаулар алды.

Сталинград сугышының шаһиты булган ветеран шәһәр һәм районда берәү калган. Аның янына башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, шәһәр комиссары Рөстәм Мисбахов барды. Алар ветеранны Сталинград бәрелешенең 75 еллыгы белән котлап, бүләкләр тапшырды, саулыклы озын гомер теләделәр.

Ел азагында Галимҗан абый 94 яшен тутырды. Фронт юлы аны Минсктан алып Алленштейн шәһәренә кадәр илтә. Астрахань шәһәрендә элемтәчеләр курсын тәмамлагач, Галимҗан Газимҗановны Сталинградның үзенә җибәрәләр. Ә берсендә дошман ядрәсе Идел аша чыгучы азык-төлек төягән паромга тия. Анда 40 кеше, өч йөк машинасы һәм 24 ат була. Бу мәхшәр-газаптан нибары 10 кеше генә исән кала, арада Галимҗан абый да була.

1942 елда фронтка киткән солдат туган ягына нибары 1949 елда гына әйләнеп кайта. Сугыштан соң, 34 ел колхозда машина йөртүче булып эшли.

Тормыш иптәше Фатыйма апа белән биш кыз һәм ике ир бала тәрбияләп үстерәләр. Шушы көннәрдә Фатыйма Хәмәтвәлиевнага да 90 яшь тулды. 67 ел бергә дус-тату яшәгән Газимҗановлар баларының күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә гомер итәләр. Онык -оныкчыларга да бай. Аларның 17 оныклары һәм 21 оныкчыклары бар.

Материал һәм фото авторы Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев