Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск поликлиникасы үзгәреш кичерә

Гыйнварда шәһәрнең үзәк район хастаханәсе (ЦРБ) поликлиникасында ремонт эшләре башланды. Бу бер яктан, уңай күренеш, димәк, авыруларга медицина ярдәме күрсәтү буенча шартлар яхшыра. Тик икенче яктан, ремонт эшләре халык өчен бераз уңайсызлык тудыра. Кеше үзенә кирәкле табибны таба алмаска мөмкин, кабул итү урыннары да үзгәрә бит. Вакытлыча авыруларны кайда кабул...

Гыйнварда шәһәрнең үзәк район хастаханәсе (ЦРБ) поликлиникасында ремонт эшләре башланды. Бу бер яктан, уңай күренеш, димәк, авыруларга медицина ярдәме күрсәтү буенча шартлар яхшыра. Тик икенче яктан, ремонт эшләре халык өчен бераз уңайсызлык тудыра. Кеше үзенә кирәкле табибны таба алмаска мөмкин, кабул итү урыннары да үзгәрә бит. Вакытлыча авыруларны кайда кабул итәчәкләр, бу эшләр озакка сузыламы, бу хакта баш табибның поликлиника эшләре буенча урынбасары Розалия Зарипова белән сөйләштек.

- Розалия Әбүзаровна, Лениногорск поликлиникасында ремонт эшләре башлану нәрсә белән бәйле?

- 2017 елда Татарстан Президенты карары белән, республика поликлиникаларын заман таләпләре стандартларына туры китерү буенча, сәламәтлек саклауның беренчел звеноларын модернизацияләү программасы башланды. Аның кысаларында республикада 120 объектны ремонтлау күздә тотыла. Зур шәһәрләрнең поликлиникаларында узган ел мондый эшләр башкарылды, быелдан район хастаханәләрендә булачак. Безнең шәһәргә дә бәхет елмайды: барлыгы 6 мең 500 квадрат метрда амбулатор-поликлиника учреждениеләре яңартылачак. Монда ЦРБ поликлиникасы һәм аның филиалы - флюорография, берсе аның 1960 елда, икенчесе 1955 елда төзелгән, шулай ук хатын-кызлар консультациясе, балалар поликлиникасы биналары керә. Бу эшләргә 120 миллион сумга якын акча каралган. Капиталь ремонт эшләре башланды, ул "Дружелюбная поликлиника - Татарстанский стандарт" проекты таләпләрен исәпкә алып башкарыла.

- Бу проектның үзенчәлеге нидә? Безнең пациентлар өчен файдалы яклары бармы?

- Проект ремонтны гына түгел, җиһазлау, мебельләрне дә күздә тота. Сыйфатлы дәвалау, уңайлы мохит тудырылачак. Беренчедән, ЦРБ поликлиникасында регистратура реорганизацияләнәчәк, анда пациентлар өчен мәгълүмати стойка һәм медицина карталарын саклау өчен аерым урын барлыкка килә. Шәфкать туташлары өчен махсус постлар була, алар табиб белән бергә кабул итүдән тыш, мөрәҗәгать итүчеләргә кирәкле мәгълүмат бирәчәкләр, кайбер документларны рәсмиләштерә алачаклар. Электрон язылу чиратлардан котылырга ярдәм итә. Алдан языла алмыйча, температура һәм авырту белән килүчеләргә беренче катта кабул итү оештырылачак. Пульсны һәм артериаль кан басымын автомат рәвештә үзконтрольгә алу пунклары эшли башлау да күздә тотыла. Соңгы елларда медицина ярдәме күрсәтү буенча күп эшләр башкарыла, безнең шәһәрдә дә шулай. Тик беренчел звеноларга, профилактик эшләргә игътибар аз булды. Шунлыктан поликлиниканы халык өчен уңайлы, сыйфатлы һәм дусларча мөнәсәбәтле итеп ясарга кирәк. Авыруны дәвалаганчы, кисәтү яхшырак икәнен истән чыгармыйк. Ремонт эшләре мөмкинлекләре чикле пациентларга уңайлы ярдәм алуны да күздә тота.

- Ремонт эшләре вакытында халыкны кабул итү ничек оештырылачак?

- Бүгенгесе көндә ЦРБ поликлиникасы өч җирдә эшли. Төп өлеше медико-санитар частенең (МСЧ) стационарында, Горький урамы, 36нчы йортның икенче корылмасында, беренче-икенче катларда, бинаның сул ягында урнашкан. Монда баш табибның урынбасарлары, беренче этажда гомумпрактика табиблары кабул итә. Белешмәләр "тәрәзәсе", больничный кәгазьләре бирү кабинеты, картотека урнашкан. Икенче этажда хирурглар, травмотолог, процедура кабинетлары, клиник лаборатория. Шунда ук рентген-кабинет, флюорография. Башка тар белгечләр (невролог, эндокринолог, психиатр, окулист) медсанчасть поликлиникасы бинасында кабул итүләр алып бара. Монда, мәсәлән, окулист кабинетында билгеле бер вакытта медсанчастькә беркетелгән пациентларны кабул итәләр, икенче вакытта ЦРБ пациентлары килә.ЦРБ стационарының түләүле хезмәт күрсәтүләр бүлегендә кардиолог, лор-табиб, уролог, практолог кабул итә, УЗИ үткәрәләр. Халыкка мөрәҗәгать итү өчен поликлиниканың телефон номеры үзгәрмәде: 5-06-68. шартлар көтәчәк бит.Килеп туган авырлыкларга бераз түзик, аннары ремонтланган поликлиникада уңайлы шартлар көтәчәк бит.

Материалны Айсылу Габбасова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев