2 август 2018 яңалыклары
-
Татарстанда “Нива” белән бәрелешкән җигүле ат хуҗасы һәлак булган
Юл һәлакәте Аксубай – Чистай юлының 39нчы чакрымында килеп чыккан.
-
Лениногорскилылар, суганны җыймадыгызмы әле?
Кайчан җыярга икәнен беләсезме?
-
Лениногорск хокук сакчылары браконьерларны тоткарлаган
45-47 яшьлек ике ир Михайловка авылы янындагы Дала Зәе елгасы буенда балык тоту ятьмәләре куйган.
-
Лениногорскида 9 пар игезәкләр туды
1 августта Лениногорск ЗАГС бүлегендә тугызынчы пар игезәк балалар тууы теркәлде.
-
Лениногорскида десантчыларга багышланган һәйкәл куелды (ФОТОлар)
Ленин проспектындагы аллеяда ачылды ул: десантчыларның “әтисе” Василий Маргелов бюсты һәм парашют куполыннан гыйбарәт.
-
“Сюрприз ясыйм имеш!” – зур акчага алданган хатынның башына кан сава [булган хәл]
Беркөнне таныш хатын чылтыратты: “Алсу кызымның Казанда эше килеп чыкты, бер-ике көн сездә кунып китсен әле”, – ди. Алсу икенче көнне үк килеп җитте, өс киемен салырга да өлгермәде, телефоны чылтырады. “Әле мин юлда, бераздан чылтыратырсыз”, – дип телефонын сүндерде дә, минем сораулы карашымны күреп, аңлатып та бирде:
-
Татарстанның бер районында үгез хуҗасын сөзеп үтергән
Фаҗига бер көн элек Кече Талкыш авылында килеп чыккан
-
Болгарда икенче тапкыр ЮНЕСКО Халыкара волонтерлар лагере ачылды
Лагерьда Россия, Бангладеш, Босния һәм Герцеговина, Германия, Һиндстан, Мексика, Сербия һәм Франциядән 26 егет һәм кыз катнаша. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/02/168944/
-
АБРИКОС КАЙНАТМАСЫ (РЕЦЕПТ)
Бу кайнатма белән чәй эчүдән бер кунак та баш тартмаячак, күчтәнәчкә дә - менә дигән!
-
Салават Фәтхетдинов зур үкенече турында сөйләде
Салават Фәтхетдинов халык шагыйре Фәнис Яруллин белән күрешеп кала алмавына үкенә. Бу хакта ул үзенең концертында әйтте.
-
Лениногорскида июль аенда ничә бала туган?
Июль аенда 79 сабыйның дөньяга килүе теркәлде, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге.
-
Россия мәктәпләрендә биш баллы системаны бетерергә мөмкиннәр
Хәзер бөтенроссия сыйфатны бәяләү системасын булдыру эшләре бара.
-
Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр турында кисәтә
Республикада җилнең тизлеге секундына 15 — 20 метрга кадәр булачак.
-
Лениногорскида Десантчылар көне уңаеннан бәйрәм чаралары үтәчәк
Иртәгә, 2 августта, Һава-десант гаскәрләре көне.