Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида десантчыларга багышланган һәйкәл куелды (ФОТОлар)

Ленин проспектындагы аллеяда ачылды ул: десантчыларның “әтисе” Василий Маргелов бюсты һәм парашют куполыннан гыйбарәт.

Ачылу тантанасында кеше күп иде: махсус чакырылган кунаклар, әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткәннәр, аларның гаиләләре катнашты.
Һәйкәлне булдыру идеясы март аенда туа, ул тәкъдим белән Әфганчылар җәмгыяте җитәкчесе Рамил Даутов  десантчыларга чыга.  Десантчыларның әтисе Василий Маргеловның бюстын куярга дигән фикер әйтә. Үзе дә десантчы булып хезмәт иткән  “Лениногорскнефть” идарәсенең профком рәисе Марат Кашапов идеяны эләктереп ала.  Парашют куполын да куярга кирәк, дип өсти ул. Сызымнарын булдыру буенча идарәдә эшләүче яшь белгеч Данил Лапаскин белән эшли башлыйлар. Һәйкәлне торгызу өчен средстволарны десантчылар үзләре җыя, килештерү, оештыру, транспорт мәсьәләләрен чишәргә ярдәм иткән оешмаларга,  һәркемгә олы рәхмәтен белдерде ул.
 Десантчы Рафик Абдувахитов бәйрәмгә хатыны Гүзәл, ике яшьлек улы Әмир белән чыккан. 
-Мондый зур чарада беренче тапкыр катнашабыз, бик күңелле чара оештырганнар. Һәйкәлне дә бик ошаттык, бүләкләр дә тапшырдылар, - ди. 
Ә бүләккә агачтан ясалган парашют әзерләгәннәр. Тик аның бер шарты бар: бәйрәмгә зәңгәр берет һәм тельняшка киеп килергә кирәк. Андыйлар шактый күп иде: йөз данәсе дә үз иясен тапты. Тантанада “Беркут” төркеменә йөрүче егет-кызлар күрсәтмә күнегүләр әзерләгән иде, хәрби җырлар  башкардылар. 

Текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев